Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Финанс грамоталылыгы нигезләре» темасы буенча укыту семинары булып үтте

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

11 февраль көнне Саба районы 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Финанс грамоталылыгы нигезләре» темасы буенча укыту семинары булып үтте. Чара барышында балаларда гаилә бюджеты, керемнәр һәм чыгымнар турында белемнәрне формалаштыру, акчага сакчыл караш, экономияләү ысулларын эзләү буенча төрле эш алымнары күрсәтелде. Шулай ук тәрбиячеләр ата-аналар өчен квиз-уен, "Грамоталы финансист" интеллектуаль уены һәм тагын бик күп кызыклы уеннар тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International