2020 елның 9 февраль көнендә Әлмәт шәһәрендә укучылар арасында ачык судомодель ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Югары Симет (җит. Имамиев И.И.) һәм Мичән (җит.Мубараков Р.И.) мәктәпләре укучылары ике 1 урын, дүрт 2 урын, өч 3 урыннарга лаек булдылар. Укучыларны котлыйбыз һәм аларга алга таба да уңышлар телибез!