АПКның яшь хезмәткәрләре арасында " Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык Республика конкурсы

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

22-23 ноябрьдә Казанда АПКның яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык республика конкурсы узды. Конкурс «Авыл яшьләре» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәмендә узды.
 Конкурс иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, шулай ук тармак хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгын һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү максатларында оештырылды. «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре катнашты.
Быел Саба районын «Курсабаш» ҖЧҖ терлекчесе Айназ Шәйнурова, «Саба» ҖЧҖеннән инженер – механик Билалов Адель, «Игенче» ҖЧҖеннән зоотехник Вәлиев Марс,»Игенче» ҖЧҖтән механизатор Газизов Динар, «Игенче» ҖЧҖтән ветеринар Мирзагалләмов Нияз, агроном Нигамзянов Ринат, Шәрәфиев Рөстәм «Шытсу авыл хуҗалыгы предприятиесе»ҖЧҖеннән малбагаров тәкъдим иттеләр.
Үз номинацияләрендә I урынны А. Шәйнурова, Н. Мирзагалләмов, Д. Газизов «иң яхшы Инженер-механик» номинациясендә II урынны А. Билалов, ә III урынны «Иң яхшы агроном» номинациясендә Шәрәфиев Р. яулады. 
Тантаналы чара ахырында конкурста җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнде, ә беренче урыннарны алган һәр номинация призерлары шулай ук Германиягә һөнәри стажировка узу мөмкинлегенә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International