Янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе белән берлектә, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләргә автоном янгын белдерүче җайланмалар кую эшен оештырдылар. Шулай ук  гаилә әгъзалары белән янгын һәм ут куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Автоном янгын белдерү җайланмалары Саба муниципаль районының “ФРГ “ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте спонсоры тарафыннан тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International