«Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкәннәр өчен Байлар Сабасы буенча экскурсия

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

13 сентябрь көнне ,«Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, Саба муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Камалетдинова Чулпан Надир кызы һәм социаль хезмәткәр Галимова Резедә Галихан кызы тарафыннан өлкәннәр һәм социаль хезмәт алучылар өчен Саба буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде.  Башта алар «Олимп» паркында булдылар , анда өлкәннәргә спорт инвентаренда  шөгыльләнү ошады, йөгерү сукмагы буйлап уздылар, Габдулла Тукайга багышланган агач скульптураларны карадылар, хәтта саф һавада зарядка ясадылар. Аннан соң «Саба таннары» газетасы редакциясендә кунак булдылар . Өлкәннәргә «Саба таннары»газетасының ничек бастырылуы турында  белү кызык булды. Биредә аларны белгеч Галимуллина Илмира Илфир кызы каршы алды, ул газета редакциясе белгечләренең ничек эшләүләре турында сөйләде.  Өлкәннәр белгечнең сөйләвен зур кызыксыну белән  тыңладылар һәм фотоларны карадылар.  Аннан соң экскурсия чәй эчү белән дәвам итте.   "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өлкәннәр белән бергә "Таң " кафесына бардылар . Экскурсиядә Тимершык авыл җирлегеннән һәм Байлар Сабасыннан сигез өлкән яшьтәге кеше катнашты.   Экскурсияләргә йөрү өлкәннәр өчен  яңа кешеләр белән аралашу , үзләренә яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә. Китәр алдыннан алар бер-берсенең телефон номерлары белән алмаштылар.  Кунаклар,район турында, "Район бик матурланган, бар җирдә дә бик чиста, чәчәкләр утыртылган, күп спорт учреждениеләре төзелгән ,яхшы юллар салынган" дип,яхшы сүзләр әйттеләр. Күргәннәреннән зур тәэсирләр алып өйләренә кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International