"SabaBalahoner" яңа станцияләр ачты

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

"Balahoner" муниципаль программасының яңа дулкыны үз эшен башлап җибәрде. 3 нче сентябрьдән Байлар Сабасының 4 нче номерлы "Кыңгырау", 3 нче номерлы "Шоколад", 5 нче номерлы "Бәләкәч" һәм 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчаларына йөрүчеләр һәнәрләр шәһәренең яңа станцияләрендә хезмәт куюны дәвам итәләр. “Яшен” оешмасында машина йөртүче, район шифаханәсендә табиб, “ГАФЭль” оешмасында флорист һәм “РЭС” оешмасында ут кертүче кебек һөнәрләр балаларның күңелләренә хуш килде. Балалар әлеге проект нигезендә октябрь ахырына кадәр районның 13 оешмасында төрле һөнәрләрнең серләренә төшенәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International