29 август көнне "Газпром Трансгаз Казан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә "Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә"багышланган бәйрәм чарасы узды. Тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында предприятиянең генераль директоры Усманов Р. Р. катнашты. Аннан соң "Факел" корпоратив фестивалендә катнашучылар һәм җиңүчеләрнең бәйрәм концерты булды. Алар арасында Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалының "Экспромт" бию коллективы да (җитәкчесе Ахмедова А.Н.) чыгыш ясады.