"Спорт гаиләсе-сәламәт бала"

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Ата-аналарның бала өчен шәхси үрнәге төрле дәлилләрдән дә көчлерәк һәм балаларга физкультурага мәхәббәт тәрбияләү – аның белән бергә шөгыльләнүнең иң яхшы ысулы! Нәкъ менә шуңа күрә Саба муниципаль районында гаиләнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән багланышларына зур игътибар бирәләр. Шул максат белән Саба елгасы яр буенда «Спорт гаиләсе-сәламәт бала " дигән спорт уеннары үткәрелде. Бу чарада Байлар Сабасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар һәм ата-аналар катнашты. Уеннарда 30дан артык гаилә катнашты. Конкурслар арасында балалар матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Барлык катнашучылар да актив һәм саф һавада вакытны яхшы һәм файдалы итеп үткәрә алуларына шат булдылар. Ата-аналарга һәм балаларга актив катнашкан өчен зур булмаган истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International