"Иң шәп әйдаман-2019” конкурсы

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

8 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә  "Иң шәп әйдаман-2019” республика конкурсының муниципаль этабы  булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларда  оештыручыларыларның  ярдәмчеләре генә түгел, ә  күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә.

 Әлеге бәйгедә әйдаманнар төрле каршылыкларны җиңеп, иҗади, оештыру сәләтләрен күрсәттеләр, үзләренең “уен багажы” белән уртаклаштылар. Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Нәтиҗәдә, конкурста катнашкан барлык 7 әйдаман турында, безнең отряд вожатыйлар теләсә нинди эшне башкарып чыга, кыенлыклардан курыкмый, дип ышаныч белән әйтергә була. Уңышлар сезгә, балалар! Сез булдырдыгыз!

Бәйгенең  җиңүчесе дип Шәмәрдән лицее укучысы Гилемханова Рузилә танылды. Ул безнең район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.

 Барлык финалистлар шулай ук аерым бер номинацияда җиңүче дип билгеләнделәр:

“Иң эрудицияле әйдаман” -  Гыйләҗетдинова Алинә, сәләтле балалар интернат -мәктәбе;

“Иң иҗади  әйдаман” -  Фәрхиева Залина, Завод Нырты урта мәктәбе;

“Иң күркәм әйдаман” -  Мифтахова Айдинә, Килдебәк урта мәктәбе;

“ Иң заманча әйдаман” - Закирова Диләрә,  Саба гимназиясе;

 “Иң энергияле әйдаман” - Вәлиева Алсу, Олы Арташ төп мәктәбе;

“Иң ярдәмчел әйдаман” -  Галимҗанов Нурсил Явлаштау урта мәктәбе.

 Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International