Бу көннәрдә Килдебәк авыл җирлегендәге оешма-предприятияләр яңа елыны каршыларга әзерләнә. Мәктәп, балалар бакчалары, мәдәния йорты һәм авыл клублары территорияләрендә кардан сыннар ясала, биналар бәйрәм утлары, тәрледән-төрле бизәкләр һәм рәсеннәр белән бизәлә. Чыршылар урнаштырыла һәм бизәлә. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм чараларының программасын әзерли. Шулай ук авыл халкы да йорт тирә-юнен бәйрәм утлары белән бизи.
Килдебәк авыл җирлеге.