Саба раоны хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую, машина-трактор паркларының 2019 елгы кыр эшләренә һәм ремонт сезонына эзерлеге буенча конкурс үтте.

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрь көнне Саба раоны хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую, машина-трактор паркларының 2019 елгы кыр эшләренә һәм ремонт сезонына эзерлеге буенча конкурска нәтиҗәләр ясалды. Район хуҗалыкларын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер техник бүлеге начальник урынбасары  Габбасов Ильнар Хатифович, җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Харисов Раиф Вазифович, игенчелек буенча консультант Нигаметзянов Ринат Фердинатович, Гостехнадзорның Саба районы буенча бүлек начальнигы Р.Р.Харисов, ФГУ "Россельхозцентр"ның Саба бүлеге начальнигы В.С. Кабиров составындагы комисия бәяләде.  Комиссия әгъзалары 70 баллы система буенча районның 8 хуҗалыгында техниканы кышкы саклауга куюның торышын бәяләделәр, шулай ук оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерлегендә тикшерделәр. Конкурс нәтиңәләре буенча беренче урын ООО «Игенче» - 70 балл; икенче урын ООО «Симет» - 69 балл; өченче урын ООО «Курсабаш» -  68 балл; Мичән бригадасы-67 балл. Комиссия Машина-трактор паркы торышын бик югары билгеләп үтте. Район буенча уртача балл 67,4.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International