Республикада проектлар бәйгесе үткәрүе турында

2018 елның 9 ноябре, җомга

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән проектлар республика конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә.

    Конкурс Татарстан Республикасы эшче яшьләр хәрәкәте эшчәнлегенә яшь кадрларны җәлеп итү, Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында проект эшчәнлеген үстерү, эшче белгечлекләрен популярлаштыру һәм эшче яшьләр арасында актив гражданлык позициясе формалаштыру максатында үткәрелә. Конкурсның турыдан-туры этабы 2018 елның 1-3 декабрендә уза. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр проектны гамәлгә ашыру өчен акчалата бүләк алалар.

    Конкурста катнашу өчен гаризалар 2018 елның 16 ноябренә кадәр электрон почта адресына җибәрелә: smpotatarstan@gmail.com.

Положение конкурса

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International