«Тере табигать тавышлары һәм төсләре» - видео-круиз. (Отдел Культуры)

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Беркайчанда рәнҗетмәгез,
Табигать ул – Җир Ана.
Табигатьнең якын дусты
Булсын иде һәр бала.
Без бу дөньяда сәер кешеләр: ялтыраган һәр нәрсәне саклыйбыз, бәяләп бетергесез әйберләргә игътибар да итмибез. Алтын, акча, алмаз, бриллиантлар безгә кадерле, ә күл, чишмә, урман һәм һава – кадерсез. Без төп әйберне аңларга теләмибез: Һава – атабыз, Су – анабыз, Җир – йортыбыз. Табигать кешегә күпне бирә: чиста һавасын да, суын да, яктылык һәм җылысын да. Болар – кешегә иң кирәкле әйберләр. Ә тибагатьне сакларга, якларга өйрәнү өчен, аның белән якыннан танышырга, дус булырга, яратырга кирәк. Никадәр серле һәм кызыклы бит ул Табигать Анабыз. 11 июлдә үткән «Тере табигать тавышлары һәм төсләре» дип исемләнгән видео-круизыбызда нәкъ шуның турында күрсәтелде. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны планетабызның бай һәм күптөрле табигате белән таныштырдылар, һәм алар күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Аны ничек саклый алуыбыз турында да әңгәмә алып барылды. Табигатьне күрә һәм ишетә, кадерли һәм саклый белергә кирәк.«Тере табигать тавышлары һәм төсләре»

(Отдел Культуры)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International