Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

         7 сентябрь көнне район китапханәсенең уку залына “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышына Саба муниципаль районының башкарма аппарат җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы чакырулы иде. Ул идарә органнарының структурасы, районның Совет һәм башкарма Комитеты эшчәнлеге; районның официаль сайты, электрон хезмәтләр, түләүләрне электрон тәртиптә башкаруның уңайлылыгы турында сөйләде. Утырышта район буенча “Россиянең пенсионерлар Союзы” җәмгыяте председателе Габдрахманов Альфред Мөхәммәтназип улы да катнашты. Ул ветераннарга пенсия яшендәге кешеләр өчен бушка компьютер курслары булачагы турында игълан бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International