Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты

27 апрель көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Тукай безнең куүелләрдә" әдәби-музыкаль сәгать үткәрде. Әлеге чара барышында "Тукайның әкият дөньясы", "Тукай эзләре буйлап" исемле китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, "Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты" исемле әдәби викторина сәрауларына җавап бирделәр. Бәйрәм Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Соңгы яңарту: 2018 елның 28 апреле, 10:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International