ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

         Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, Казан шәһәрендә үткәрелгән СССРның халыкара класстагы спорт мастеры Тимофеев Сергей Федорович истәлегенә багышланган 18 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында 2 урынны яулады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова  Томск шәһәрендә үткәрелгән билбау көрәше буенча Россия Федерациясе  беренчелегендә юниорлар арасында  80+кг авырлыкта  беренче  урынны алды.        

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

16 апрельдә Олы Шыңар авыл китапханәсе мөдире Сөләйманова Гүзәл Раиф кызы "Дулкын" радиосында «Китапханәче сүзе» тапшыруында чыгыш ясады. Чыгыш барышында китапханәнең 2023-2024 еллардагы эшенә кыскача күзәтү ясалды. Шыңар авылыннан чыккан якташлар, танылган язучылар, шәхесләр белән таныштырды, аларның тормыш юлы турында сөйләде. Китапханә эшчәнлеге белән танышканнан соң, авылыбызның горурлыгы булган  атказанган механизаторлар, терлекчеләр турында сөйләде. Китапханәгә кергән яңа китаплар тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында Гаилә елына һәм фәнни-технологик үсеш елына багышланган темалар да күтәрелде. Күп балалы һәм барлык юнәлешләрдә иң актив булган  Нуриәхмәтовлар гаиләсе чакырылган иде, алар белән гаилә һәм аның кыйммәтләре турында әңгәмә алып барылды. Безнең радио тапшыруындагы очрашу җанлы һәм җылы атмосферада үтте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

13
апрель, 2024 ел
шимбә

12 апрельдә Кече Шыңар мәдәният йортында "Космоска сәяхәт" дигән танып белү программасын үткәрделәр. Башта балалар космонавтика тарихы белән таныштылар: космос турында тикшерү кеше тарафыннан борынгы заманнарда ук башлануы, кешегә кадәр  космоска юл салган хайваннар, беренче очучы-космонавт Ю.А. Гагаринның очышы һәм  ачык космоска беренче булып чыккан очучы – космонавт А. Леонов турында белделәр. Катнашучыларга планеталарны һәм зодиак билгеләрен тану өчен ребуслар һәм табышмаклар тәкъдим ителде, аларның бу теманы  яхшы белүләре ачыкланды. Чара ахырында бергә стена газетасы чыгардылар, китапханә фондыннан  оештырылган тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыкара балалар китабы көне уңаеннан бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенга багышланган кызыклы чара оештырылды. Укучылар китаплар һәм журналлар дөньясына зур кызыксыну күрсәттеләр, актив булдылар һәм күп сораулар бирделәр! Чара барышында шулай ук викторина уздырылды, анда укучылар яраткан әкиятләре турында белемнәрен күрсәтә алдылар. Мондый мавыктыргыч һәм белем бирү чаралары балаларны китап укырга җәлеп итә, баланың рухи дөньясын баетырга һәм киңәйтергә ярдәм итә.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2 апрельдә Кече Шыңар мәдәният йортында «Көлегез, файдасы күп белегез» дигән уен программасы узды. Чара барышында балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучылардан зирәклек,  игътибар һәм җитезлек таләп ителде. Балалар «Ярты минут шаярту» шаян викторинасында, «Картинаны терелт», «Ситуацияне уйнап күрсәт», "Пантомима" һәм башка конкурсларда катнаштылар. Көлке көне күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бирде. Программа ахырында барысы да татлы призлар алды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

29
март, 2024 ел
җомга

 28 мартта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Көнчыгыш дөньясының күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган иң якты һәм борынгы бәйрәмнәрнең берсе Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.Катнашучылар үзләре үк  биюләр, җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Күңелле уеннар, конкурслар, викториналар уздырылды. Барысы бергә милли җырлар җырладылар һәм милли ризыклар белән сыйландылар. Чара кысаларында укучылар төрле илләрдә Нәүрүзнең ничек билгеләп үтелүе, нинди гореф-гадәтләр һәм традицияләр булуы турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Балалар язгы каникулларның тагын бер көнен күңелле һәм файдалы үткәрделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар урта мәктәбе коллективы Кече Шыңар авылы мәчетендә ифтар оештырды. Ифтарга укытучылар, пенсионерлар, укучылар, әлеге мәктәп хезмәткәрләре чакырылган иде -  70ләп кеше җыелды. Ифтар алдыннан мәчетнең имам-хатыйбы Рафил хәзрәт тыңлаучыларга ислам диненең асылын аңлатты, кешелек җәмгыятендә аларның намуслылыгын, гаделлеген, игелеген һәм үз – үзләрен тотышын катгый үтәргә чакырды. Шулай ук Сатыш мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәтнең үтемле  вәгазьләрен тыңладылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар авыл җирлегендә барлык суүткәргеч торбаларны һәм канауларны  чистарту, су басу куркынычы зонасындагы территорияләрне һәм ишегалларын карап чыгу үткәрелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

27
март, 2024 ел
чәршәмбе

23 март көнне Кече Шыңар  һәм Оет авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Иганәчеләр Кече Шыңар авылында яшәгән Гарипов Мандут һәм Сәвия балалары, Оет авылында чыгымнарны авыл халкы  үзара җыйналып күтәрде.  Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International