Юбилей

16 нчы апрель көнне Явлаштау мәдәният йортында эшләп килүче "Канәфер" фольклор ансамбле оешуга 20 ел тулу уңаеннан мәдәният йортында "Яшик әле яшьлек илләрендә" дип аталган иҗат кичәсе уздырылды.1996 елдан бирле эшләп килүче ансамбль тамашачыларга күп санда милли җырларыбызны җырлап, гореф-гадәтләребезне ,йолаларны яшь буынга күрсәтеп, өйрәтеп калдыру максатыннан сәхнәләштерде."Канәфер"не котлап район ветераннар оешмасы җитәкчесеСабиров  Расих Хасанович, район мәдәният йорты директоры урынбасары Хәниф Тимербаев,"Нәүрүз" фольклор ансамбле җитәкчесе Рөйсә апа  Имамиева, авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмитович,  Хафизов Мидхәт Гатович, Иштуган мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Гайнетдинова һәм үзешчән җырчы Рәйсә Маркелова, Шекше мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Хисматова һәм үзешчән җырчы Фирдәүсә апа Нәзирова, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Рамазанович  Хәертдинов, Туктар авылыннан Фәридә Ибатуллина, Теләчедән Алсу Зиганшина һәм авылдан ансамбльнең чыгышларын яратып караучылар котлап чыгыш ясады."Канәфер"ләр матур җырлар башкардылар, биеделәр, 5 төрле фольклор күренеш күрсәттеләр , спектакльдән өзек сәхнәләштерделәр. Район хәкимиятенең "Рәхмәт хаты"н, республика ветераннар оешмасыннан "Мактау грамотасы", авыл җирлегенең "Мактау грамотасы"н алу , күп санлы мактау сүзләре, үзләре өчен язылган шигырьләр тагын да рухландырып җибәрде.

    

    

    

    

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 14 мае, 09:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International