ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

20 апрельдә Явлаштау авыл җирлеге бюджет учреждениеләрендә өмәләр узды. Бөтен территория чүп-чардан чистартылды.

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә язгы кыр  эшләре бара.

 


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

13 апрельдә Явлаштау авылында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Явлаштау һәм Мишәбаш авыллары командалары катнашты. Нык һәм матур уеннардан соң призлы урыннарны Явлаштауның 1нче командасы -1 урын, 2 Явлаштау командасы 2 урын, Мишәбаш командасы 3 урын яулады . Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

 


 

Явлаштау мәдәният йортында Сәрдә авылы үзешчәннәренең «Күңелләрдә яз» концерт программасы булып узды. Концерт тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

24 февраль көнне Явлаштау бозында Ризванов Т.К. истәлегенә хоккей турниры булып узды. Ярышларда Теләче районнының  Шәдке, Сабадан Ястребы һәм Вымпел, Мишәбаш һәм Явлаштау  командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннардан соң, беренчелекне Явлаштау командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Вымпел һәм Ястребы командалары ия булды. Җиңучеләргә  акчалата призлар, медальләр һәм кучмә кубок тапшырылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

10 февральдә Мешабаш авылының бозында хоккей турниры узды . Ярышларда Игенче, Көек-Мишә, Мишәбаш һәм Явлаштау командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннан соң, беренчелекне Мишәбаш командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны "Көек-Мишә" һәм "Игенче"командалары алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм күчеп баручы кубок тапшырылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

10
февраль, 2024 ел
шимбә

10 нчы февраль көнне  Явлаштау авыл җирлегендә  “Россия чаңгы юлы 2024” – “Татарстан чаңгы юлы 2024” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

6 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында гражданнар җыены булып үтте. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. һәм төрле оешма, учрежденияләрнең җитәкчеләре катнашты. Җыен барышында отчет чыгышлары тыңланды һәм 2024 елга планнар куелды. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

6 нчы февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Явлаштау бригадасы җитәкчесе Фазлыев Алмаз Камил улы һәм баш белгечләр 2023  елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2024 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Без барыбыз да әкиятләр укып тәрбияләнгән, бу традиция бүген дә актуальлеген югалтмый. Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пункты булган Мишәбаш авылы “Тюльпан” балалар бакчасында “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.Балаларга әкиятләр укылды,ә балалар алдан ясалган әкият геройларын табып ватманга ябыштыра бардылар.Үзләренең матур жырларын бүләк иттеләр, Ринат абый Шамиловның “Әни кирәк” дигән жырын тыңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International