17 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханә һәм балалар бакчасы белән берлектә Туган тел көненә багышланган тематик кичә үткәрелде. Балаларны “Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Алар туган тел, туган җир турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар, мәкальләр һәм әйтемнәр әйттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. Кичә күмәкләшеп “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.
Соңгы яңарту: 2018 елның 20 феврале, 10:32