Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхаев Габделхак Габделхай улына 90 яшь.


Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхаев Габделхак Габделхай улына
90 яшь.

  Габделхаев Габделхак Габделхай улы  1925 елнын 1 апрелендэ Олы Шыңар авылында дөньяга килә.
  1943 елның гыйнвар аенда армиягә  алына ,  1945 елның августына кадәр артиллериядә наводчик булып хезмәт итә . 1945 елда Японнарга каршы сугышка кереп китәләр , сентябрь азакларында сугыш бетә , аннан соң Кореягә чыгаралар. 2 ел хезмәт иткәч Ерак Көнчыгыш өлкәсенә кучерәләр , ул анда миномент бригадасында наводчик  булып хезмәт итә.
        Туган якларына 1948 елның март аенда гына әйләнеп кайта . Башта колхозда учетчик булып эшли. 1960 елдан Госстрахта агент булып эшли башлый  һәм пенсиягә чыкканчы шул хезмәтен дәвам итә. 1951 елда Олы Шыңар авылы кызы Заһидәгә өйләнә , 4 бала тәрбияләп устерәлэр, 8 оныклары ,оныкчыклары бар. Бугенге көндә Олы Шыңар авылында малае  Мәгьсүм һәм килене Гадения тәрбиясендә гомер итә .
   Юбилярны бәйрәме белән  Саба район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шарафиев Т.Г., ООО “Росгосстрах” оешмасы җитәкчеләре, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы, “Туган Як” җәмгыяте директоры, Олы Шыңар урта мәктәбе коллективы котладылар.

  

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International