“Сканвордлар дөньясында”

8 гыйнварда Олы Шыңар авыл китапханәсендә “Сканвордлар дөньясында” дип исемләнгән  сканвордлар сәгате үткәрелде. Билгеле булганча сканвордлар чишү хәтерне яхшырта, баш эшчәнлеген тизләтә. Кышкы каникуллар вакытында, балаларның ялын файдалы итеп үткәрү өчен бу иң яхшы ысул. Балалар өчен сканвордлар гына түгел төрле кроссвордлар, ребуслар, анаграммалар, шарадалар, лабиринтлар, шулай ук төрле уеннар һәм викториналар әзерләнгән иде. Катнашучыларга әлеге чара бик ошады, шулай ук җиңүчеләр дә билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International