Ток - шоу


 13 февраль көнне Олы Шыңар авыл китапханәсендә (15 февраль) татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил туган көне уңаеннан ток-шоу үткәрелде. Әлеге бәйгедә Ә.А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары катнашты. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән бәйле сорауларга җавап таптылар. Шулай ук аның танылган шигырь, җырлары яңгырады: “Җырларым”, “Ромашкалар”, “Сандугач һәм чишмә”, “Сәгать” һәм башкалары. Укучыларны бигрәк тә шагыйрьнең батыр һәм иҗатка гашыйк булуы җәлеп итте. Укучылар белән бу очрашу моңсу булса да, һәр катнашучы өчен ул файдалы булды.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International