“Кышның сихри дөньясы”

3 гыйнвар көнне Олы Шыңар мәдәният йортында балалар өчен “Кышның сихри дөньясы” дип исемләнгән театральләштерелгән латорея үтте. Лотереяга балалар һәм аларның әти-әниләре килгән иде. Аларны Кыш бабай һәм Кар кызы сөендерде. Төрле җырлар җырладык, төрле биюләр биедек, төрле шигьләр укыдык һәм , әлбәттә, лотерея уйнатылды. Лотерея алучыларга төрле бүләкләр тапшырылды, барлык балаларга да Кыш бабайдан кечкенә Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International