17 июнь көнне Явлаштау авыл җирлегендә горләп Сабантуй бәйрәме үтте. Сабантуй үткәрелә торган яшел аланга бик күп халык җыелды. Җылы кояшлы көн күңелләрне күтәрде. Авыл кешеләре өчен сабантуй гади бәйрәм генә түгел. Монда классташлар, яшьтәшләр, күрше авыл кешеләре, туганнар очраша. Халык барлык уеннарда актив катнашты. Сабантуйның абсорлют батыры булып Зиннатов Ильвир калды.







Соңгы яңарту: 2018 елның 25 июне, 14:11