Саба муниципаль район Советының 2019 нчы елның 23нче октябрендә кабул ителгән 311 нче номерлы "Финанс ягыннан тәэмин итү чыганагы булып субсидияләр, субвенцияләр һәм максатчан билгеләнештәге башка бюджетара трансфертлар торган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Саба муниципаль районы бюджетыннан бюджетара трансфертлар бирү тәртибе турында" карары

КАРАР

 

 

Финанс ягыннан тәэмин итү чыганагы булып субсидияләр, субвенцияләр һәм максатчан билгеләнештәге башка бюджетара трансфертлар торган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Саба муниципаль районы бюджетыннан бюджетара трансфертлар бирү тәртибе турында

 

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142 статьясы, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы КАРАР БИРДЕ:

  1. Финанс ягыннан тәэмин итү чыганагы булып субсидияләр, субвенцияләр һәм максатчан билгеләнештәге башка бюджетара трансфертлар торган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Саба муниципаль районы бюджетыннан бюджетара трансфертларны бирү тәртибен расларга.
  2. Әлеге карарны Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында   һәм Саба муниципаль районының http://saby.tatarstan.ru рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

        3. Әлеге карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2020 нче елның 1 нче гыйнварыннан Саба муниципаль районы бюджетын төзегәндә һәм үтәгәндә барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

 

 

Саба муниципаль

районы Башлыгы                                                                             Р.Н. Минниханов

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Саба

муниципаль район Советының

2019 елның 23 октябрендәге

311 номерлы карары белән

РАСЛАНГАН

 

 

Финанс ягыннан тәэмин итү чыганагы булып субсидияләр,

субвенцияләр һәм максатчан билгеләнештәге башка

 бюджетара трансфертлар торган шәһәр һәм авыл

җирлекләре бюджетларына Саба муниципаль районы

бюджетыннан бюджетара трансфертлар бирү тәртибе

 

  1. Гомуми нигезләмәләр.
    1. Әлеге Тәртип, финанс ягыннан тәэмин итү чыганагы булып субсидияләр, субвенцияләр һәм максатчан билгеләнештәге башка бюджетара трансфертлар торган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Саба муниципаль районы бюджетыннан бюджетара трансфертларны бирү максатларын, тәртибен һәм шартларын билгели.

        1.2.   Әлеге Кагыйдәләр нигезендә бирелә торган бюджет акчаларын бүлүче баш орган  булып Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы (алга таба – Палата) тора.

 

2. Муниципаль район бюджетыннан бирелә торган

бюджетара трансфертлар.

  1. . Муниципаль район бюджетыннан бюджетара трансфертлар:
  1. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.9 статьясы нигезендә, Саба муниципаль районы составына керүче шәһәр һәм авыл җирлекләренең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә, муниципаль район бюджеты составында төзелә торган авыл җирлекләренә финанс ярдәме күрсәтүче район фондыннан дотацияләр рәвешендә;
  2. шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының баланслылыгын тәэмин итү чараларына ярдәм итү өчен, шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертлар рәвешендә;
  3. РФ Бюджет кодексының 142.2 статьясында билгеләнгән очракларда субсидияләр рәвешендә;
  4. РФ Бюджет Кодексының 133, 140 статьяларында һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.6 статьяларында билгеләнгән очракларда субвенцияләр рәвешендә;
  5. башка дәрәҗәдәге хакимият органнары тарафыннан кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә чыгымнарны компенсацияләү өчен, шул исәптән төбәк һәм муниципаль программалар буенча аерым чараларны үтәүгә, шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертлар рәвешендә;

        6) төзелгән килешүләр нигезендә муниципаль районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыру өчен, шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына тапшырыла торган бүтән бюджетара трансфертлар рәвешендә бирелә.

 

3. Муниципаль район бюджетыннан бюджетара трансфертлар

бирү максатлары һәм тәртибе

 

   3.1. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.9 статьясы нигезендә, Саба муниципаль районы составына керүче шәһәр һәм авыл җирлекләренең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә, муниципаль район бюджеты составында барлыкка килә торган авыл җирлекләренә финанс ярдәме күрсәтүче район фондыннан дотацияләр :

3.1.1. Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр (алга таба – дотацияләр), Саба муниципаль районы бюджетында шәһәр җирлегенең, Саба муниципаль районы авыл җирлекләренең финанс мөмкинлекләрен тигезләү максатларында, җирле үзидарә органнары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда карала.

3.1.2.Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә Саба муниципаль районы бюджетыннан дотацияләр, Саба муниципаль районы составына керүче җирлекләргә, Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы таләпләре нигезендә кабул ителә торган Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджеты турындагы карары нигезендә бирелә.

  1. Шәһәр һәм авыл җирлекләренең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә муниципаль район бюджетыннан дотацияләр, шәһәр һәм авыл җирлекләренә финанс ярдәменең район фондын барлыкка китерә.

3.1.4. Шәһәр һәм авыл җирлекләренең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә муниципаль район бюджетыннан дотация күләме, Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.9 статьясы нигезендә 1 нче Кушымтада тәкъдим ителгән исәпләү методикасы нигезендә билгеләнә.

3.1.5. Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә җирлекләр арасында дотацияләрнең гомуми күләмен билгеләү һәм бүлү тәртибе, Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы таләпләре нигезендә билгеләнә.

3.1.6. Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр күләме һәм аларны бүлү, Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына һәм план чорына муниципаль район бюджеты турындагы карары белән раслана.

3.1.7. Саба муниципаль районы бюджеты проекты чираттагы финанс елына һәм план чорына расланса, план чорына муниципаль район бюджетыннан бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә, план чорының беренче елына расланган дотацияләрнең гомуми күләменнән 20 проценттан артмаган һәм план чорының икенче елына расланган дотацияләрнең гомуми күләменнән 20 проценттан да артмаган,план чорына шәһәр, авыл җирлекләре арасында бүленмәгән дотацияләрнең күләмен расларга рөхсәт ителә.

3.1.8. Россия Федерациясе Бюджет кодексының 137 статьясындагы 5 пунктында билгеләнгән тәртиптә бирелә торган дотацияләрдән тыш, Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр, исәпләп чыгарылган бюджет тәэмин ителеше, әлеге муниципаль районның шәһәр һәм авыл җирлекләренең хисаплы бюджет тәэмин ителешен тигезләү критерие буларак билгеләнгән дәрәҗәдән артмаган шәһәр һәм авыл җирлекләренә бирелә.

3.1.9. Җирлекләрнең исәпләп чыгарылган бюджет тәэмин ителеше, шәһәр һәм авыл җирлеге бюджеты тарафыннан салым базасыннан (салым потенциалыннан) чыгып алынырга мөмкин булган бер кешегә салым керемнәренең чагыштырмасы белән,шулай ук,халык структурасындагы аермаларны, социаль-икътисадый, климат, географик һәм башка объектив факторларны һәм бер кешегә исәпләгәндә муниципаль хезмәт күрсәтүләр бәясенә тәэсир итүче шартларны исәпкә алып, Саба муниципаль районы җирлекләре буенча уртача шундый ук күрсәткеч белән билгеләнә.

3.1.10. Бюджет тәэмин ителешенең исәп-хисап дәрәҗәсе, бер кешегә исәпләгәндә муниципаль хезмәтләр күрсәтү бәясенә тәэсир итә торган факторларны һәм шартларны характерлый торган күрсәткечләр һәм бюджет хезмәтләре исемлеге, шәһәр һәм авыл җирлекләренең салым керемнәре чагыштырмасын тәэмин итә торган бердәм методика буенча билгеләнә һәм шәһәр һәм авыл җирлекләре өчен аерым билгеләнергә мөмкин.

3.1.11 Җирлекләрнең хисаплы бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсен билгеләгәндә хисап чорында факттагы керемнәр һәм чыгымнар күрсәткечләрен һәм (яисә) аерым җирлекләрнең фаразлана торган керемнәре һәм чыгымнары күрсәткечләрен куллану рөхсәт ителми.

3.1.12. Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142.1 статьясындагы 4 пунктында каралган дотацияләр бирелгән очракта, Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы, җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә Саба муниципаль районы бюджетыннан дотацияләр алучы муниципаль районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән, җирлекнең муниципаль финансларын социаль-икътисадый үстерү һәм савыктыру чаралары каралган килешүләр төзергә хокуклы.

3.1.13. Әлеге пунктта күрсәтелгән килешүләргә карата таләпләр, килешүләр төзү тәртибе, сроклары Саба муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән билгеләнә.

3.2. Шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының баланслылыгын тәэмин итү чараларына ярдәм итү өчен шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертлар:

3.2.1. Шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының баланслылыгын тәэмин итү чараларына ярдәм итү өчен Саба муниципаль районы бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертларны бирү (алга таба – шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының баланслылыгын тәэмин итүгә бүтән бюджетара трансфертлар) Саба муниципаль районы бюджетының үз керемнәре һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр хисабына башкарыла.

3.2.2. Билгеләнгән тәртип нигезендә бирелә торган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының баланслылыгын тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертларны бүлү, Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджеты турындагы карары белән раслана.

3.2.3. Шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының баланслылыгын тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертлар, шәһәр һәм авыл җирлекләренең фаразланган исәп-хисап керемнәрен чираттагы финанс елына чыгымнарның фаразына карата максималь мөмкин булган дәрәҗәгә җиткерү  һәм җирлекнең исәп-хисап керемнәре, шәһәр һәм авыл җирлекләренең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә муниципаль район бюджетыннан дотацияне исәпкә алып, исәп-хисап керемнәрен җиткерү мөмкин булган максималь дәрәҗәне исәпкә алып, исәп-хисап чыгымнары фаразыннан кимрәк булган очракта, җирлекләргә үз чыгым йөкләмәләрен гамәлгә ашыру өчен өстәмә финанс ярдәме күрсәтү максатында бирелә.

 3.2.4. Муниципаль район бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләренең бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсен тигезләүгә дотацияне исәпкә алып, чираттагы финанс елында җирлекнең хисап керемнәре мөнәсәбәте һәм чираттагы финанс елында шәһәр һәм авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итүгә бәйле исәп-хисап чыгымнары күрсәтелгән максималь дәрәҗәдән артып китсә, шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының баланслылыгын тәэмин итүгә муниципаль район бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирелми.

3.3. РФ Бюджет Кодексының 133, 140 статьяларында һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.6 статьяларында билгеләнгән очракларда бирелә торган субвенцияләр:

3.3.1. Россия Федерациясе Бюджет Кодексының 133, 140 статьялары һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.6 статьялары нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субвенцияләр бирелергә мөмкин.

3.3.2. Субвенцияләр, Россия Федерациясенең яисә Россия Федерациясе субъектының тапшырылган вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанс ягыннан тәэмин итү максатларында бирелә.

        3.3.3. Җирлекләр бюджетлары арасында субвенцияләрне бүлү, Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджеты турындагы карары белән раслана.

        3.3.4. Җирлекләр бюджетларына аерым чыгым йөкләмәләрен үтәүгә бирелә торган субвенцияләр җирлек бюджетына күчерелә һәм законнарда билгеләнгән тәртиптә чыгым йөкләмәләрен финанс ягыннан тәэмин итү чыганагы булып тора.

         3.3.5. Җирлекләр бюджетларына субвенцияләр, тиешле йөкләмәләрне үтәүгә бюджет ассигнованиеләрен формалаштыру нормативларын исәпкә алып, бердәм методика буенча җирлекләр арасында бүленә.

        3.4.   РФ Бюджет кодексының 142.3 статьясында билгеләнгән очракларда бирелә торган субсидияләр:

       3.4.1. Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142.3 статьясы нигезендә Саба муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Саба муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирелергә мөмкин.

       3.4.2. Субсидия бирүнең максаты- Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына һәм план чорына Саба муниципаль районы бюджеты турындагы карары белән расланган, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашудан гыйбарәт.

       3.4.3. Субсидияләрнең максатчан билгеләнеше, финанслашуына субсидияләр каралган Саба муниципаль районы авыл җирлекләренең чыгым йөкләмәләреннән чыгып, субсидияләр һәм килешүләр бирү кагыйдәләре белән билгеләнә.

  1.  Башка дәрәҗәдәге хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә чыгымнарны компенсацияләү өчен,шул исәптән дәүләт һәм муниципаль программалар буенча аерым чараларны үтәү өчен шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертлар:

3.5.1. Башка дәрәҗәдәге хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә чыгымнарны компенсацияләү өчен, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль программалар буенча аерым чараларны үтәү өчен шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына бирелә торган акчалар, чыгымнарның аерым төрләрен шәһәр һәм авыл җирлекләре дәрәҗәсендә гамәлгә ашыру өчен, муниципаль район бюджетыннан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән акчалар күләмендә күчерелә.

3.5.2. шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертларның күләме һәм шәһәр һәм авыл җирлекләре арасында бүленеш, билгеләнгән тәртиптә һәм билгеләнгән методика нигезендә башкарыла.

  1.  
    1.  
    2.  
    3.  
  2. . Төзелгән килешүләр нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре дәрәҗәсенә тапшырганда муниципаль районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыру өчен шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертлар:

3.6.1. Саба муниципаль районы Советының Бюджет кодексы таләпләре һәм Татарстан Республикасының тиешле законнары нигезендә кабул ителә торган муниципаль хокукый актларында каралган очракларда һәм тәртиптә, шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына, төзелгән килешүләр нигезендә муниципаль районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыруга муниципаль район бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирелергә мөмкин.

3.6.2. Шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертларның күләме һәм шәһәр һәм авыл җирлекләре арасында бүленеш билгеләнгән тәртиптә һәм билгеләнгән методика нигезендә башкарыла.

3.6.3. Муниципаль район бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына тапшырыла торган бюджетара трансфертларның күләме, Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына һәм план чорына муниципаль район бюджеты турындагы карары, шулай ук чираттагы финанс елына муниципаль район бюджеты турындагы карарга үзгәрешләр кертү турында Саба муниципаль районы Советы карары белән билгеләнә.

 

4. Бюджетара трансфертлар бирү шартлары

  1. Муниципаль район бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар, төзелгән килешүләр нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыруга бүтән бюджетара трансфертлардан тыш, шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетлары тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджет законнары, салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары үтәлү шарты белән бирелә.
  2. Шәһәр һәм авыл җирлекләре тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджет законнары, Муниципаль берәмлекләр өчен Россия Федерациясе Бюджет кодексының 136 статьясында билгеләнгән чикләүләр, бюджетара трансфертлар бирү максатлары үтәлмәгән очракта, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 92.1 статьясындагы 3 пунктында билгеләнгән  чик күрсәткечләр бозылганда, Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы тарафыннан бюджетара трансфертлар бирү туктатыла.
  3. Муниципаль район бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар бирү, муниципаль район бюджетының финанс мөмкинлекләре һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар булганда, шул исәптән бюджет тәэмин ителешен тигезләү максатларында шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына дотацияләр бирүгә муниципаль район бюджетының үз керемнәре хисабына гамәлгә ашырыла.
  4. . Агымдагы финанс елында күрсәтелгән максатларга тотылмаган максатчан билгеләнеше булган бюджетара трансфертларның калган өлеше, чираттагы финанс елында шушы максатларга файдаланылырга яки кулланылырга тиеш, яки Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына Саба муниципаль районы бюджеты турындагы карары нигезендә муниципаль район бюджетына кире кайтарылырга тиеш.

 

Финанс ягыннан тәэмин итү чыганагы булып субсидияләр, субвенцияләр һәм максатчан билгеләнештәге башка бюджетара трансфертлар торган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Саба муниципаль районы бюджетыннан бюджетара трансфертлар бирү тәртибенә

1 Кушымта

 

 

 

САБА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОСТАВЫНА КЕРҮЧЕ ҖИРЛЕКЛӘРГӘ

ФИНАНС ЯРДӘМЕ КҮРСӘТҮЧЕ РАЙОН ФОНДЫННАН

ДОТАЦИЯЛӘР БҮЛҮ МЕТОДИКАСЫ

 

1. Җирлекләргә финанс ярдәме күрсәтүче район фонды (алга таба - ҖФЯКРФ) акчалары, җирлекләрнең хисаплы бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсен һәм муниципаль районның барлык җирлекләре буенча шундый ук уртача күрсәткечне чагыштыру нигезендә, муниципаль район составына керүче җирлекләр арасында бүленә.

2. Җирлекнең хисаплы бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсе, бюджет хезмәтләрен күрсәтү бәясенә тәэсир итә торган объектив факторларны һәм шартларны исәпкә алып, аның муниципаль район составына керүче барлык җирлекләр буенча, бер кешегә карата исәпләп чыгарылган, шундый ук күрсәткечкә салым потенциалының чагыштырмасы буларак исәпләнә. J-җирлегенең хисаплы бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсе түбәндәге формула буенча исәпләнә:

                     j    n

                  ШСП  x SUM С

      j                  j=1  j

    БТИ     = ----------------------,

      хис      j    j    n

             БЧИ  x С  x SUM ШСП

                         j=1    j

 

   

      j

    БТИ     - j-җирлегенең хисаплы бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсе;

      хис

       j

    ШСП  - j-җирлегенең шартлы салым потенциалы;

       j

    БЧИ  - j-җирлегенең әлеге Кодексның 6 нчы кушымтасында билгеләнгән тәртип нигезендә исәпләп чыгарыла торган бюджет чыгымнары индексы;

     j

    Ч  - j-җирлегенең халык саны;

    n - муниципаль район җирлекләре саны.

3. Муниципаль район j-җирлегенең шартлы салым потенциалы түбәндәге формула буенча исәпләнә:

       j           j

    ШСП  = k  x ШСП,

  

       j

    ШСП  - j-җирлегенең шартлы салым потенциалы;

    ШСП - муниципаль районның әлеге Кодексның 7 нче кушымтасында билгеләнгән тәртип нигезендә исәпләп чыгарыла торган шартлы салым потенциалы;  

     j

    k  - район салым потенциалында j-җирлегенең шартлы салым потенциалы өлешен исәпкә ала торган коэффициент.

         4. ҖФЯКРФ акчалары катнаш ысул белән бүленә. Фонд акчаларының беренче өлеше бюджет тәэмин ителешен пропорциональ тигезләү ысулын файдаланып,икенче өлеше - "гарантияләнгән минимум"га кадәр тигезләү ысулын файдаланып бүленә.

     j         j       j

    D  = D  + D ,

               1      2

 

   

     j

    D  - j-җирлегенә ҖФЯКРФ дотацияләренең гомуми күләме;   

     j

    D  - бүленеше пропорциональ тигезләү ысулы белән гамәлгә ашырыла торган j-җирлегенә

     1

дотацияләрнең бер өлеше күләме;

     j

    D  - бүленеше "гарантияләнгән минимум"га кадәр тигезләү ысулы белән гамәлгә ашырыла

     j

 торган j-җирлегенә дотацияләрнең бер өлеше күләме.

         5. ҖФЯКРФ өлешләренең теге яки бу ысул белән бүленә торган нисбәте, ел саен чираттагы финанс елына муниципаль район бюджеты проектын төзегәндә билгеләнә.

         6. Бюджет тәэмин ителешен пропорциональ тигезләү ысулын файдаланып, ҖФЯКРФ акчаларының бер өлешен бүлү түбәндәге формула буенча гамәлгә ашырыла: 

                        j

     j                   Н

    D  = d   x V      x -----,

     1    ПП    ФФПМР    Н

 

   

     j

    D  - бүленеше пропорциональ тигезләү ысулы белән гамәлгә ашырыла торган j-җирлегенә

     1

дотацияләрнең бер өлеше күләме; 

    d   -  бүленеше пропорциональ тигезләү ысулын файдаланып  гамәлгә ашырыла торган

    ПП

ҖФЯКРФ өлеше;   

    V      - муниципаль районның ҖФЯКРФ күләме;

     ФФПМР

     j

    H  - j-җирлегенә бюджет тәэмин ителешен тигезләү критерие буларак билгеләнгән бюджет тәэминаты дәрәҗәсенә ирешү өчен кирәкле акчалар күләме;

    H - барлык җирлекләргә бюджет тәэмин ителешен тигезләү критерие буларак билгеләнгән бюджет тәэминаты дәрәҗәсенә ирешү өчен кирәкле акчалар күләме.

         7. J-җирлегенә бюджет тәэмин ителешен тигезләү критерие буларак билгеләнгән бюджет тәэминаты дәрәҗәсенә ирешү өчен кирәкле акчалар күләмен билгеләү түбәндәге формула буенча гамәлгә ашырыла:

                                    

 

                                     n

                                    SUM ШСП

     j        j           j              j       j=1    j

    Н  = БЧИ  x С  x (К - БТИ    ) x ----------,

                                         хис     n

                                    SUM С

                                    j=1  j

 

   

     j

    Н  - j-җирлегенә бюджет тәэмин ителешен тигезләү критерие буларак билгеләнгән бюджет тәэминаты дәрәҗәсенә ирешү өчен кирәкле акчалар күләме;

     j

    БЧИ  - j-җирлегенең әлеге Кодексның 6 нчы кушымтасында билгеләнгән тәртип нигезендә исәпләп чыгарыла торган бюджет чыгымнары индексы;

     j

    Ч – j- муниципаль берәмлегенең халык саны;

    К - бюджет тәэмин ителешен тигезләү критерие;  

     j

    БТИ-j-җирлегенең хисаплы бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсе;

    хис

    ШСП-j-җирлегенең шартлы салым потенциалы;

     j

     n-ҖФЯКРФдан дотацияләр алучы җирлекләр саны.

         8. Җирлекләрнең хисаплы бюджет тәэмин ителешен тигезләү критерие, ел саен, чираттагы финанс елына, муниципаль район бюджеты проектын төзегәндә җирлекләрнең суммар ихтыяҗлары һәм керем мөмкинлекләре бәяләрендәге аерманы исәпкә алып билгеләнә.

          9. Җирлекләргә бюджет тәэмин ителешен тигезләү критерие буларак билгеләнгән, бюджет тәэминаты дәрәҗәсенә ирешү өчен җитми торган акчалар күләме, бюджет тәэмин ителеше бюджет тәэмин ителешен тигезләү критериеннән кимрәк булган җирлекләр буенча гына исәпләнә (БТИј < К).

         10. ҖФЯКРФ акчаларының беренче өлешен бүлгәннән соң, җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешенең ирешелгән дәрәҗәсе билгеләнә, ул ҖФЯКРФ акчаларының икенче өлешен бүлгәндә кулланыла һәм түбәндәге формула буенча исәпләп чыгарыла:

                  j    n

                  Н  x SUM С

      j     j          j=1  j

    БТИ  = БТИ  + ----------------------,

      1           j    j    n

               БЧИ  x С  x SUM ШСП

 

 

 

 

 

Саба муниципаль

районы Башлыгы                                                                             Р.Н. Минниханов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 318.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International