Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне 5.06.2016

Ел саен 5 нче июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Әйләнә-тирәне саклау көннән-көн мөһимрәк була бара. Шуны истә тотып, 5 июнь  көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар белән табигатькә сәяхәт оештырдылар. Үзләре белән алган тәм-томнардан авыз итеп алгач, балалар Тау астындагы чишмәләрнең, инешнең  тирә-юньнәрен чистартып, чишмәләрнең салкын суларыннан авыз иттеләр. Җир өстендәге нәни кош оясына тап булып, аны күзәттеләр. Соңыннан җәйге табигать хозурында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле уеннар уйнадылар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 9 июне, 14:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International