ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

14 апрельдә Тимершык авыл җирлегенең үзешчән театр коллективы Түбән- Симет авыл клубында Аяз Гыйләҗевнең "Шикәрем син, балым син» спектаклен куйдылар.

Тамашачы актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 4 гаиләгә йорт төзелә башлады.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

10 нчы апрель көнне Тимершык авылында яшәүче Нурмиева Гөлҗиһан әби 95 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н.  һәм  “Саба” ҖЧҖ  Мичән бүлекчәсе мөдире  Шаймарданов Р.Р. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яз җитте. Язгы чәчү башланырга да  күп калмады.  Һәр яңа көн авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен кыр эшләренә якынлаштыра . Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында төп бурыч  җир эшкәртү техникасының язгы кыр эшләренә әзер булуы. Барыннан да элек, һәр машина дөрес ремонтланып, көйләнгән булырга тиеш.  Бу уңайдан Саба ҖЧҖнең Тимершык бригадасында авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны техник карау һәм язгы кыр эшләренә әзерләү бара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә Шәмәрдән МПП ТКХ ААҖ гаризалар нигезендә су белән тәэмин итү системасын ремонтлый. Алар үз эшләрен вакытында һәм төгәллек белән башкаралар. Әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

5 апрельдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Саба мәктәп-интернат укучылары өчен уен программасын үткәрделәр . Клоуннар Клепа һәм Ириска балаларга күңелле уеннар  тәкъдим иттеләр. Сихерче үзенең тылсымлы таягы белән төрле кызыклы фокуслар күрсәтте. Чара дәвамында залда балаларның шат авазы  яңгырап торды, барысы да  канәгать калды! Күңелле клоуннар балаларны дус, игелекле, игътибарлы һәм бер-берсенә кайгыртучан булырга чакырдылар, ә ахырда катнашучыларга татлы сюрпризлар бүләк иттеләр

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбаларын чистарту, канаулар ачу эшләре дәвам итә.

Кызыл –Мишә авылында плотинага бара торган юл кардан чистартылды, канау ачылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

30 март көнне Тимершык мәдәният йортында  язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме  үтте.  Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадылар: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан һәм кайнар чәйдән авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кеше дә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып 2 нче урынны яулады. Егетләрне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International