Бал бәйрәме

Явлаштау авылында яшәүче Фәүзия апа Сабирова хуҗалыгында бал бәйрәме булды. Анда авыл балалары, күрше-тирәләр катнашты. Фәүзия апа 1921нче елгы, җирлекнең иң өлкән һәм хөрмәтле кешесе. Авылдашлары яратып аны “Ак әби-бал әби” дип йөртәләр. Өлкән яшьтә булуга карамастан, Фәүзия апа актив тормыш рәвеше алып бара, умарта үрчетү белән шөгыльләнә. Умартчылык серләренә оныкларын да, авылдашларын да өйрәтә. Бал аерткан вакытта авылдашларын. Бал-чагаларны тәмле юкә балы белән сыйлап, “бал бәйрәме” ясый.



Соңгы яңарту: 2013 елның 23 июле, 13:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International