Саба муниципаль районы Башлыгының "Муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук сайлап куела торган муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның хезмәт стажын билгеләү буенча комиссия төзү турында" 2019 елның 8 нче апрелендә чыккан 58-п номерлы карары

ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                           КАРАР                                                                                                                                                                                 

   _________________                                                                                №_________

 

Муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук сайлап куела торган муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның хезмәт стажын билгеләү буенча комиссия төзү турында

 

«Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында 2008 елның 17 гыйнварындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә һәм тиешле еллар эшләгән өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә түләү билгеләү зарурлыгына бәйле рәвештә

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук сайлап куела торган муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның хезмәт стажын билгеләү буенча комиссия төзергә һәм аның составын расларга (теркәлә).

2. Муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук сайлап куела торган муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның хезмәт стажын билгеләү буенча комиссия турында Нигезләмәне расларга (теркәлә).

3. Саба муниципаль районы Башлыгының 2006 нчы елның 21 нче гыйнварында кабул ителгән 3-п номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар рәсми порталында һәм (http://saby.tatarstan.ru) адресы буенча Саба муниципаль районы рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗановка йөкләргә.

 

 

Р.Н. Минниханов

РАСЛАНДЫ

Саба муниципаль районы Башлыгының  ________2019 ел  _______ номерлы карары белән

 

 

Муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук сайлап куела торган муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның хезмәт стажын билгеләү буенча

комиссия составы

 

Закирҗанов Р.Р. - Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары, комиссия рәисе;

Кәримов М. Р. – Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе.

Ярмиева Р.Р. – Саба муниципаль районы Башкарма комитеты оештыру бүлегенең кадрлар эше секторы мөдире, комиссия секретаре.

Комиссия әгъзалары:

Галиуллин А.М. - Саба муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе;

Мәрданова Р.Л. - Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге начальнигы;

Котдусов И.И. -  Башкарма комитет Җитәкчесенең инвестиция үсеше һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары - инвестиция үсеше һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү бүлеге начальнигы;

Сөнгатов Ш.Ә. - Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе;

Миникаев А.И. - Саба муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы.

 

 

 

РАСЛАНДЫ

Саба муниципаль районы Башлыгының  ________2019 ел  _______ номерлы карары белән

 

 

 

Муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук сайлап куела торган

муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның

хезмәт стажын билгеләү буенча комиссия турында

НИГЕЗЛӘМӘ

 

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

  1. Муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук сайлап куела торган муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның хезмәт стажын билгеләү буенча комиссия (алга таба – Комиссия) тиешле елларны эшләгән өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә түләү билгеләү өчен муниципаль хезмәт стажына башка эш (хезмәт) чорларын кертү мәсьәләләрен һәм муниципаль хезмәткәрнең тиешле елларны эшләгән өчен пенсия алу хокукы туганда муниципаль хезмәт стажын билгеләү мәсьәләләрен хәл итү максатларында оештырыла.

1.2. Комиссия үз эшендә Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге Нигезләмәгә таяна.

 

II. Комиссиянең төп функцияләре

 

2.1. Комиссиянең төп функциясе - тиешле елларны эшләгән өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә түләү билгеләү өчен муниципаль хезмәт стажына үзләре биләгән муниципаль хезмәт вазыйфалары буенча вазыйфаи бурычларны үтәгәндә тәҗрибә һәм белемнәре кирәк булган башка эш (хезмәт) чорларын кертү өчен муниципаль хезмәткәрләрнең муниципаль хезмәт стажын билгеләү һәм алар буенча карарлар кабул итү, шулай ук муниципаль хезмәткәрнең тиешле елларны эшләгән өчен пенсия алу хокукы барлыкка килгән очракта муниципаль хезмәт стажын билгеләү.

Муниципаль район комиссиясе составы муниципаль район Башлыгы тарафыннан раслана.

2.2. Үзенә йөкләнгән функцияләрне үтәү максатларында Комиссия үзенең утырышына муниципаль хезмәткәрләрне, кирәк булган очракта, аларның җитәкчеләрен, профсоюз органнары вәкилләрен, экспертларны һәм белгечләрне чакырырга мөмкин.

 

 

III. Комиссия эшен оештыру

 

3.1. Комиссия составына комиссия рәисе, Комиссия секретаре һәм әгъзалары керә.

3.2. Комиссия секретаре комиссия эшен оештыра:

- комиссия утырышы өчен кирәкле материалларны әзерли;

- комиссия әгъзаларына комиссия утырышы турында хәбәр итә;

- үз вәкаләтләре кысаларында башка оештыру-техник функцияләрне башкара.

3.3. Комиссия эшенең төп формасы булып утырышлар тора. Утырышта комиссия әгъзаларының кимендә 2/3се катнашса, утырыш тулы хокуклы санала.

3.4. Тиешле еллар эшләгән өчен айлык өстәмә түләү өчен муниципаль хезмәт стажын исәпләү түбәндәге очракларда башкарыла:

а) граждан муниципаль хезмәткә кергәндә һәм сайлап куела торган муниципаль вазыйфаларны биләгәндә, ләкин, хезмәт (эш)вакытын раслый торган өстәмә документлар тапшыруны таләп итә торган очраклардан тыш, вазыйфага билгеләнгән көннән бер айдан да соңга калмыйча;

б) муниципаль хезмәтнең тиешле еллар эшләгән өчен айлык өстәмә түләүләрне яңадан исәпләү өчен гамәлдәге законнар белән билгеләнгән һәр чираттагы чоры башланганда.

3.5. Муниципаль хезмәттә тиешле еллар эшләгән өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә түләү алу хокукын бирә торган хезмәт стажын билгеләү документлары булып торалар:

а) хезмәт кенәгәсе;

б) хезмәт кенәгәсе булмаганда, шулай ук хезмәт кенәгәсендә дөрес яки төгәл булмаган язмалар булган яки эшчәнлекнең аерым чорлары турында язмалар булмаган очракларда - хезмәт (эш) урыныннан белешмәләр, архив учреждениеләреннән белешмәләр, приказлардан һәм башка документлардан хезмәт стажын раслаучы өземтәләр;

в) хәрби билет яки хәрби комиссариатларның хәрби хезмәт стажын раслаучы белешмәләре.

3.6. Федераль закон нигезендә муниципаль хезмәткәрнең муниципаль хезмәт стажына муниципаль хезмәтнең муниципаль вазыйфаларында, сайлап куела торган муниципаль вазыйфаларда һәм дәүләт вазыйфаларындагы эш вакыты кертелә.

Муниципаль хезмәт стажына хезмәт эшчәнлегенең башка чорларын кертү федераль законнар һәм Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Муниципаль хезмәткәрнең муниципаль хезмәт стажы дәүләт хезмәткәренең дәүләт хезмәте стажына тиңләштерелә.

3.7. Муниципаль хезмәттә тиешле елларны эшләгән өчен муниципаль хезмәткәрнең вазыйфаи окладына айлык өстәмә өстәп түләү һәм өстәмә түләүләрне исәпкә алмыйча, вазыйфаи окладыннан чыгып исәпләнә һәм ай саен вазыйфаи оклад белән бер үк вакытта түләнә.

Муниципаль хезмәттә тиешле елларны эшләгән өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә бу өстәмә күләмен билгеләү яки үзгәртү хокукы барлыкка килгән көннән билгеләнә һәм түләнә.

Муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук сайлап куела торган муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның, муниципаль хезмәткә тиешле елларны эшләгән өчен вазыйфаи окладына айлык өстәмә түләү күләмен билгеләү яки үзгәртү хокукы вазыйфаларны башкару чорында, тыңлаучының уртача хезмәт хакы саклана торган белем учреждениесендә эштән аерылып яңадан укыганда яки квалификациясен күтәргәндә, хезмәткәргә уртача хезмәт хакы саклана торган шундый ук башка очракларда, шулай ук муниципаль хезмәткәрнең еллык түләүле отпускта булу чорында, аның вакытлыча эшкә яраксызлык чорында туса, аңа әлеге өстәмә түләү әлеге түләү хокукы туган вакыттан билгеләнә һәм тиешле рәвештә акчалата түләүне яңадан исәпләү башкарыла  

3.8. Комиссия карарлары ачык тавыш бирү юлы белән аның утырышында катнашучыларның күпчелеге тавышы белән кабул ителә. Тавышлар тигез булганда, Комиссия рәисе тавышы хәлиткеч булып тора.

Муниципаль хезмәттә тиешле елларны эшләгән өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә билгеләү өчен нигез булып муниципаль район Башлыгы һәм Башкарма комитет җитәкчесе боерыгы тора.

3.9. Комиссия карарлары Комиссия әгъзалары тарафыннан имзаланган комиссия утырышы беркетмәсе белән рәсмиләштерелә.

3.10. Комиссия әгъзалары комиссия карары белән риза булмаган очракта беркетмәдә үзенең аерым фикерен теркәргә хокуклы.

3.11. Комиссия карарлары тәкъдим рәвешендә бирелә һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре тарафыннан муниципаль хезмәт стажына тиешле елларны эшләгән өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә түләү билгеләү хокукын бирә торган башка эш (хезмәт) чорларын кертү турында Карар кабул итүгә нигез булып тора. Алар боерык белән рәсмиләштерелә.

Муниципаль хезмәткәрне, шулай ук сайлап куела торган муниципаль вазыйфаларны биләгән затлар эштән киткәндә, муниципаль хезмәттә тиешле еллар эшләгән өчен вазыйфаи окладка ай саен өстәмә эшләгән вакытка пропорциональ рәвештә исәпләнә һәм аны түләү тулысынча исәп-хисап ясаганда башкарыла.

pdf
Скачать текст
PDF, 2.68 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International