13 сентябрь көнне Шәмәрдән авылында тантаналы төстә 200 кешегә исәпләнгән “Шатнур” мәчете ачылды. Бу Шәмәрдәндә 2нче, ә районда 49нчы мәчет.
Мәчет төзелеше 2008 елда башланды. Иганәчеләре Мөхәмәтшин Фоат Фәрит улы, Нурисламов Ришат Габделиксан улы һәм Хәбибуллин Ришат Зиннәт улы.
Мәчет ачу тантанасында Госман хәзрәт Исхакый, Татарстан Республикасының төньяк региональ казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, рсепублика һәм районның башка дин әһелләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Р.М.Миннуллин, Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миннеханов, авыл халкы катнашты.
Тантана җомга намазы белән төгәлләнде.
Соңгы яңарту: 2013 елның 17 сентябре, 16:42