ООО «Долина-Агро» җәмгыятенең Миңгәр авылында урнашкан теплицалар комплексында кызу эш чоры бара. 3 гектар мәйданда урнашкан теплицаларда бүгенгесе көндә кыяр һәм помидор үсентеләре үстерелә. Бу үсемлекләрдән март ахырына уңыш җыя башлап, республика базарларына сатуга чыгарылачак. Җирлектә файдалы җитештерү тармаклары булуы һәм аларның халыкны эш белән тәэмин итеп торуы куандыра.
Соңгы яңарту: 2018 елның 9 марты, 09:13