Мингәр авылында сыек май җитештерү буенча мини завод. 19.12.2017

Соңгы унъеллык эчендәТимершык авыл җирлеге территориясендә җитештерү, хезмәт курсәтү эшчәнлеге алып баручы оешма-предприятиеләр барлыкка килеп тора. Бу эшчәнлекнең алшартлары булып дәуләтебезнең эшмәкәрләргә, бигрәктә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә булышучы төрле программаларны гамәлгә ашыруы тора. Бүгенге көндә Мингәр авылында сыек май җитештерү буенча мини завод төзелеп, көнбагыш мае җитештерә башлады. Цех җитәкчесе Рамил Каримуллин әйтуе буенча 17 кешегә эш урыны булдырылып, эш 3 сменада оештырылган, тәулегенә 20, 25 тонна сыек май җитерелә.

Соңгы яңарту: 2017 елның 19 декабре, 10:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International