"Көчле рухлылар" исемле мәгълүмат сәгате

6 декабрь көнне Оет авыл клубында китапханә белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Көчле рухлылар" исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында балаларга инвалидлар көненең барлыкка килү тарихы, төрле чирләрдән җәфа чигүчеләр, әмма рухларын сындырмаган кешеләр турында сөйләдек. Әлеге чарага инвалид язучылар Ф. Яруллин, Р. Шәрипов, Г. Сәгыйров иҗатына багышланган "Көчле рухлылар" исемле китап - иллюстратив күргәзмәсе оештырылды. Балаларга әлеге авторларның фаҗигале язмышы, иҗаты турында сөйләдек. Балалар аларның шигырьләрен һәм әсәрләреннән өзекләрен кычкырып укыдылар.

Соңгы яңарту: 2018 елның 14 декабре, 15:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International