Бүген 15 декабрьдә Сабаның 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү: нәтиҗәле практика һәм методика» темасына район семинары узды.
9 декабрь көнне Югары Шытсы мәдәният йорты хезмәткәрләре - филиал җитәкчесе Шәрифуллина Гөлнар һәм сәнгать җитәкчесе Шәрифуллин Илшат, Пушкин картасы буенча чара үткәрделәр. Укучылар милли курайда уйнарга өйрәнделәр. Чара аларга бик ошады.
Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы призына йөзү буенча ярышлар
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр белән мәгълүмати-агарту эше буенча мәгълүмати сәясәтне гамәлгә ашыру максатларында 2025 елның 16 декабрендә 10.00 сәгатьтә «2026 елда иминият кертемнәре: яңа тарифлар, лимитлар һәм түләү тәртибе. 2026 елдан НДФЛ буенча үзгәрешләр".
Саба мәктәбендә укучылар марафоны: китапларга мәхәббәт юлы
2025 елның 11-12 декабрендә Мәскәүдә мәктәп китапханәчеләренең I Халыкара форумы узды. Чарада илебезнең 89 төбәгеннән 1000 педагог катнашты. Катнашучылар алдында дәүләт эшлеклеләре, мәгариф һәм китапханә эше өлкәсендәге белгечләр, танылган язучылар, актерлар һәм публицистлар чыгыш ясадылар.
Безнең районны әлеге чарада Иштуган урта мәктәбе китапханәчесе Иванова Светлана Вениаминовна тәкъдим итте. Ул лаеклы чыгыш ясап, жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм призёр булды. Светлана Вениаминовнаны зур җиңүе белән котлыйбыз, аңа киләчәктә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек телибез!
Яңа ел алдыннан, "Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә иҗат һәм могҗиза хөкем сөрде. Педагогика сыйныфы укучылары 4 сыйныф укучылары өчен яңа ел чыршыларына уенчыклар ясау буенча мастер-класс оештырдылар.
Бу мастер-класс матур Яңа ел сувенирларын булдыру мөмкинлеге генә түгел, өлкән укучыларның белемнәре белән уртаклашу һәм кечеләрне рухландыру. Без булачак педагогларыбыз белән горурланабыз һәм аларның балаларга шулкадәр күп уңай хисләр бүләк итүләренә шатбыз!
ЧЕМПИОННАРЫБЫЗНЫ ҺӘМ БРОНЗА ПРИЗЕРЛАРЫБЫЗНЫ КОТЛЫЙБЫЗ!
13 ел көткән җиңү!