ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Кама истоки» милли мәдәният региональ фестивалендә фольклор коллективларның катнашуы.  Әлеге чарада «Сәйлән» (район мәдәният йорты), «Зилант» (Шекше мәдәният йорты), «Канәфер» (Явлаштау мәдәният йорты) фольклор коллективлары катнашты)

   Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән оештыручылары  «Россия Саклык банкы "ҖАҖ, «ВТБ банкы" ҖАҖ һәм «Россельхозбанк» АҖ булган Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  Еллык иҗтимагый премиясе «Төбәкләр – тотрыклы үсеш конкурсына сайлап алуның көзге этабы башлануы турында хәбәр итә (алга таба – Конкурс).

Подрядчы оешма ҖЧҖ "Ремстройсервис" тарафыннан "Шәмәрдән авылындагы җәмәгать мунчасына капиталь ремонт ясау" объектын ремонтлау дәвам итә. 

           Явлаштау авыл  мәдәният йортында күп кенә кызыклы чаралар үтте 

16 октябрьдә Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1-4 сыйныфлар арасында «Алтын көздә  кунакта» дип исемләнгән көз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә укучыларнын зирәклеге сыналды, алар эзерләгән җыр-биюләр, шигырьләр тынланды.17 сентябрь көнне уныш бәйрәме уңаеннан 5-7 сыйныфлар арасында  КВН бәйгесе уздырылды.
 

   18  октябрь  көнне  Түбән Шытсу  төп  мәктәбе  укучылары  “Яшә , чишмә!”  исеме  астында  экологик  акция  уздырдылар.

Мичән авыл җирлеге хәбәрләре.

«Балкыш» социаль  тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләр белән психолог Халилова Г.И. хуш исле үлән майлары белән дәвалану сеанслары үткәрә.

Кичә 2018 елның 17 октябрендә Идел буе спорт һәм туризм академиясе, МКУ «Мәгариф идарәсе», Саба эчке эшләр мәктәбе-интернаты, Байлар Сабасы гимназиясе һәм МБУ «Спорт комплексы» белән берлектә «Спорт экспресс»инклюзив спорт-мәдәни чарасы үткәрделәр.

Югары Шытсуавылында спорт мәйданчыгы төзелеше төгәлләнеп килә. Түбән Шытсу авылында яшь белгечләргә аренда йорты төзелеше дәвам итә. Җирлектә иске биналарны сүтү эше бара.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International