18 октябрь көнне Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары “Яшә , чишмә!” исеме астында экологик акция уздырдылар.
Акциянең төп максаты авылыбыздагы чишмәләрне өйрәнү һәм аларга сак караш тәрбияләү.
Укучылар эш кораллары алып чишмәгә бардылар. Чишмә янындагы чүп үләннәрен чаптылар, әйләнә-тирәдәге чүпләрне җыйдылар, яшь агачлар утырттылар.
Акциядә укучылар теләп катнаштылар. Соңыннан укучылар чишмә суын өйләренә алып кайтырга тутырып алдылар.
Мондый экологик чаралар балаларны табигатьне яратырга,сакларга өйрәтә.