ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасы Саба районының Чулпан авылы янындагы 2400 баш савым сыерга исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган "Шинар" сөт комплексы" объектында тозелеш эшлэре дэвам итэ. Хәзерге вакытта сэндвич панельләрне түбәгә һәм фронтонга поликарбонатны монтажлау буенча эшләр башкарыла. - Инфраструктура үсеше бүлеге.

13 декабрь көнне 14 яше булган балаларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чараны "Бердәм Рәсәй"нең "Яшь Гвардия" Саба җирле бүлеге, Рәсәй Федерациясеең эчке эшләренең Саба районы буенча Миграция бүлеге берлектә оештырылды. Әлеге чарада 14 кешегә паспорт тапшырылды.

8 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" фестивале лауреатлары концерты булды.  Тамашачылар каршында 10 нан артык фестиваль лауреатлары чыгыш ясады.  Җирлектән  "Грация" бию төркеме катнашты.  Концерт халыкка бик ошады.

Мичән авыл җирлегендә барлык учреждениеләрдә дә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре тулы куәтенә бара.

Безнең янәшәдә момкинлеге чикле кешеләр яши. Аларга иң мөхиме безнең анлавыбыз һәм ярдәм итүебез кирәк.

2018 елның 17 декабрендә " Сабантуй " комплексында "Ирекле пирамида"дисциплинасында рус бильярды буенча турнир үткәрелә.

Кичә, 12 декабрь көнне, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.

12 декабрь көнне “Балкыш”социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә   Россия Федерация Конституциясе көненә багышланган викторина үтте. 

Түбән Шытсу авыл җирелегенең "Шытсу" мини-футбол командасы район Чемпионатында "Аграрный" командасыннан өстен чыкты. Командага алга таба уңышлар телибез. 

11 декабрь көнне Пүкәл авыл клубында Россия Федерациясе конституциясына 25 ел тулуга багышланган «Үз иленең гражданины» дигән әнгәмә узды. Ак калфак хатын-кызлар клубына йөруче хатын-кызлар белән конституция тарихын искә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International