Җәйге каникуллар-балаларның иң котеп алган вакыты. Җәйге көн-күңелле уеннар, яңа ачышлар, җиңүләр, белән уза. "Тургай" приютында "Әкият көне"дип исемләнгән уен программасы уздырылды. Максат: балаларның ялын оештыру, әдәбиятка кызыксыну уяту. Балалар әкият тыңладылар һәм аны сурәтләргә кирәк булган төп геройны билгеләделәр. Кичэ бик кызыклы үтте.
20 июль Шекше авылында һөнәрчелекне популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыл халкының ялын оештыру максатларын күз алдында тоткан "Worldskills Казан-2019" дип исемләнгән үзенчәлекле чара үткәрелде . Программада кулдан ясалган техника парады һәм бәйгесе, пневматик мылтыктан ату ярышы, һөнәри мастер- класслар, үзешчән артистлар концерты, күңелле уеннар һәм дискотека кертелде. Әлеге чараны Шекше авыл җирлеге башлыгы, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сәрдә авыл клубы мөдире оештырды.
21 нче июль көнне Лесхоз бистәсендә “Мөселман Сабантуе”н Коръән укып, дога кылып башладылар. Чараны оештыруда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Балалар йөгерә-йөгерә, дога, Коръәннән сурәләр уку, мөнәҗәтләр әйтү ярышларында актив катнаштылар. Бик сәнгатьле итеп ихластан мәкам белән укыдылар. Мөнәҗәтләрне моңлы тавыш белән суздылар. Өйлә намазы җитү белән бөтен уеннар туктатылды. Алып баручының: “Барлык уеннарны туктатабыз, Аллаһ каршында бурычларны үтәр вакыт җитте. Җәмәгать, әйдәгез, әзерләник!” - дигән тавыш яңгырады. Бәйрәмгә кызлар ак яулыклардан, малайлар түбәтәйләрдән килгәннәр. Күз дә алырлык түгел.
Бәйрәмдә төрле уеннар, ярышлар, кыйммәтле бүләкләр, татлы ризыклар белән викториналар һәм конкурслар оештырылды; кул көрәше, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тарту, күз бәйләп бүләкләр кисү, капчык белән сугышу, милли көрәш һәм башка уеннар белән үрелеп барды.
Байлар Сабасында һәм Шәмәрдәндә актив рәвештә гироскутер прокаты эшли. Бигрәк тә районыбыз мәктәп укучылары,яшьләре әлеге заманча йөрү җайланмасы белән кызысыналар. Искәртеп узабыз, Байлар Сабасында гироскутер прокаты: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга якшәбме көннәрендә 17:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Ә Шәмәрдәндә сишәмбе көннән алып якшәмбе көннәрендә 17:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр прокатка гироскутер алып йөрергә була.
Бүген Лесхоз бистәсендә мөселман Сабантуе узды. Чараны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары, Саба муниципаль районы Советында "Бердәм РОССИЯ" партиясенең фракциясе җитәкчесе Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы ачып җибәрде һәм барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча пикетлар кампаниясе башланды.
20 июль көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Йомгалак авылы авылдашларының очрашуын оештыруда катнаштылар. Ул 1968 елда киптерүдән туктады. Кунакларны ипи - тоз белән каршы алдылар, халык һөнәрләре күргәзмәсен оештырдылар. Кунакларга "Мирас" фольклор ансамбле чыгышы бик ошады, алар безгә кушылдылар, җырладылар, татар һәм рус халык җырлары җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар, күңел ачтылар.
20 июль көнне Кырбаш авылында "Питрау көне"бәйрәме узды. Кунаклар уеннарда актив катнаштылар, "гомуми өстәл"дән күчтәнәчләр белән сыйландылар. Әлеге чара барысына да ошады .
Кызганычка каршы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар гына түгел, ә мәктәп яшендәге балалар да өлкәннәрнең һөнәрләре дөньясы турында бик тыгыз күзаллыйлар, аларның әти-әниләре нинди эш белән шөгыльләнгәнен дә белмиләр. Балалар әйтемнәр еш кына бала әнисенең һәм әтисенең эшендә булса да, ул аларның һөнәри эшчәнлегенең асылын аңламый. Балаларны һөнәрләр белән таныштыру әйләнә-тирә дөнья һәм балалар даирәсе турында гомуми хәбәрдарлыкны киңәйтеп кенә калмый, ә аларда ниндидер элементар һөнәри эшчәнлек тәҗрибәсен формалаштыра, башлангыч һөнәри юнәлеш бирә. Балаларны өлкәннәр белән таныштыру балалар белән өлкәннәр арасында диалогта төзелә, аларның хезмәте балаларны социальләштерүгә ярдәм итү турында фикер алыша, аларда профессиягә мөнәсәбәт формалаштыра. 20 июль көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " барлык эшләр яхшы!"өлкәннәр дөньясы белән кызыксынуны үстерү, балаларда төрле һөнәрләр турында күзаллау булдыру, өлкәннәрнең җәмгыять һәм балалар өчен һөнәри эшчәнлегенең әһәмиятен күрсәтү максатыннан, «Юлбат» АХП ашханәсендә һәм кибеттә булдылар.
19 июль көнне Саба район китапханәсендә зур класс укучылары өчен “Кем булырга, профессия сайлыйк?!” - мәгълүмат сәгате үтте. Шул исемдәге китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә янында әңгәмә, викторина оештырылды.