30 нчы январь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Нуриев Булат Раузит улы истәлегенә хоккей ярышы үткәрелде. Булат тумышы белән Кече Шыңар авылыннан һәм шушы мәктәп укучысы иде. Моннан 9 ел элек ул 22 яшендә фаҗигале төстә вафат була. “Булат Нуриев - тормышка, спортка гашыйк кеше иде. Кешелеклелек, ихласлык... Кулыннан килмәгән эше юк, оештыру сәләте зур иде” – дип искә ала аны сыйныфташлары.
29-30 гыйнварда Казан шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче этабы узды. Ярышларда республиканың 22 районыннан 274 спортчы катнашты. Саба районы спортчылары ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 2008 һәм кечерәк Категория:1 урын-Зәйнеев Айназ (ялгыз разряд) 2 урын-Равилин Адель (ялгыз разряд) 1 урын Зайнеев Айназ һәм Морданшин Раил (Әлмәт) (парлы разряд). Категория 2007 һәм өлкәнрәк: 3 урын-Миннигалиев Илшат (катнаш парлы разряд).
«30» гыйнвар көнне Чабья Чурчи авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре һәм Эзмә авыл җирлеге үзешчәннәре «Җырлыйк әле» дип исемләнгән шоу - проект үткәрделәр. Шоу-проект барышында татар, халык, ретро һәм заманча җырлар яңгырады. Һәр тур матур концерт номерлары, биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны алкышлар белән бик җылы каршы алдылар һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр, иҗади уңышлар теләделәр. Чара бик күңелле үтте.
«28» гыйнвар көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мэдэният йортында 2021 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча «Игенче» хужалыгынын отчет җыелышы булды. Киңәшмәдән соң, авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтенә популяр артистлар Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Миләүшә һәм Айрат Закировларның зур концерты булды.
Хөрмәтле Иләбәр авыл халкы!
Югары Симет авыл җирлегендә юлларны кардан “Симет” җәмгыяте чистартып тора.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 31 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 1 феврале
2022 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;
- секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил.;
- бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Буран-карны җил астында җир өсте катламына күчерү.
Аералар поземок, түбән һәм гомуми буран. Түбән буранда элек коелган карны яңадан бүлү бара, гомуми буранда, яңадан бүлү белән бергә, болытлардан кар төшә.
29 январь көнне Симет җәмгыятенең , Саба мунципаль районы авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагы җитәкчесе Хасаншин Х.Ш. катнашында гомуми отчет җыелышы булып узды.
Югары Симет авылында гомер итүче Гаптрәкыйп Гарифулла улы Гарифуллин үзенең 90 яшен билгеләп үтте.
2022 нче елның 29 нчы гыйнварында Саба елгасының гүзәл яр буенда "Саба Чангы -2022" төнге чаңгы ярышлары узды.