ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Симет балалар бакчасы биләмәсендә җәй буе матур чәчәкләр үстерәләр. Тәрбиячеләр, балалар шушындый матурлыкны булдыруда үзләренең өлешләрен кертәләр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Сабабаш урманчылыгында әкияти матурлык.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Югары Симет авылында яшәүче Галиәхмәтов Муллахмәт Югары Утар балалар интернат-йортында булды. Балаларны кәҗәгә утыртып йөртте. Аларга карбыз, соклар алып килде. Балалар бик шатландылар, кәҗә дә сынатмады, тырышты. Ятимнәргә булган изгелегегез өчен зур рәхмәт.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ВФСК ГТО комплексы 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәкләр өчен 18 баскычтан тора.Теләге булган һәркем үзенең физик әзерлеген тикшерә һәм ГТО нормативлары комплексын үти ала. Нормативлар аерымлык билгеләренә туры килгән 3 авырлык дәрәҗәсен үз эченә ала: алтын, көмеш, бронза.

Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбенең ашханәсендә ремонт эше дәвам итә.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Мишә авыл җирлеге, Сабабаш авылындагы зират территориясен җыештыру.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Август аеннан Урман хуҗалыгы бистәсендә ТР Рәисе администрациясе хезмәткәрләре үз гаиләләре белән булдылар. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, әкият персонажлары ролендә, кунакларны бистәнең дендрология бакчасында каршы алдылар, анда "Ябалак янында кунакта"әкият паркы буйлап экскурсия үткәрделәр. Балалар өчен уеннар үткәрелде, һәр бала татлы бүләк алды. Шулай ук Лесхоз мәдәният йорты каршындагы "Колокол" музеенда экскурсия үткәрелде. Кунаклар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм күп кенә якты тәэсирләр алдылар, үткәрелгән һәм онытылмаслык экскурсия өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

"Хокук лабиринты" викторина

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Өч Нарат һәм Иске Икшермә авыллары балалары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар музеенда" булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау яшь туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International