Россия көне - илдә ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган иң «яшь» һәм мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Нәкъ менә шул көнне 1990 елда Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә, анда Конституция һәм аның законнары өстенлеге игълан ителә. Шул ук вакытта безнең илгә Россия Федерациясе дигән яңа исем дә бирелә.
11 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Ах, минем Россиям» темасына тарихи сәгать үткәрелде.
10 нчы июньдә, “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә стенгазета чыгарылды.
8 июньдә бөтен Россия буенча социаль хезмәткәр көнен.
6 июньдә «өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары М.М. Баһманов, Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Л. Н. Гайнетдинова катнашында бәйрәм чарасы үткәрелде. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н. Миңнехановның, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының, Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеген һәм Лесхоз интернат-йорты директоры исеменнән котладылар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Өстәл уены лото.
Өстәл лотосы-күңел ачу уены. Лото вак моториканы яхшыртырга ярдәм итә. Бу уенчыларның бармаклары вакыт узу белән җайлырак,тыңлаучанрак булачак.Бу хәрәкәтләр координациясе яхшырачак дигәнне аңлата.
5 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар лото уены уйнадылар.
2 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты хезмәткәрләре традиция буенча «Бирнә» җыенында катнаштылар. Йола барышында җыелган барлык бүләкләр Сабантуй бәйрәмендә катнашучыларга бирелә.
31 май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында , бөтендөнья тәмәкегә каршы көн уңаеннан,социаль хезмәтләр алучылар «Тәмәке тартуның зыяны» темасына лекция тыңладылар. Лекция, тыңлаучылар өчен бик кызыклы булды.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей 27 майдан 31 майга кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә узган интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында теннис буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты. Зарипова Ләйсән белән катнаш парлы уенда 1 урынны, Тимур Галиев белән 3 урынны алдык.
29 майда «Гаилә елы» уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче белән бергә яшәүчеләр ерак туганнарына хатлар яздылар.
28 нче май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар урамда урнаштырылган тренажерларда кунекмәләр ясадылар.
Саф һавада уткәрелә торган бу кунекмәләр кан әйләнешен активлаштыра, организмга уңай тәэсир ясый. Ә искиткеч кояшлы табигать куңелне кутәрә, организмны көне буена әйбәт эмоцияләр белән тулыландыра.
23 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына "Саба чишмәләре"ансамбле коллективы матур концерт программасы белән килделәр.