Безнең балалар йортында «Иске Яңа ел өчен Могҗизалар»конкурс – уен программасы узды.
11 гыйнвар көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында,хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән берлектә социаль-тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.
Максатлары: вак кул моторикасын, күз күремен һәм күзаллауны үстерү.
9 гыйнварда тәрбияче Идиятова И.И. җитәкчелегендә «Яңа ел итеге»темасына мастер-класс үткәрелде.
8 гыйнварда интернатта яшәүчеләр белән Лесхоз бистәсе буйлап виртуаль экскурсия үткәрелде . Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу кышкы салкын бәйрәмнәрдә үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куймыйча гына экскурсиядә булдылар. Виртуаль экскурсия ул - гомуми үсеш өчен искиткеч чара. Интернатта яшәүчеләр Лесхоз бистәсенең матур табигатенә генә сокланып калмыйча, Лесхоз бистәсендәге барлык истәлекле урыннарны да күрделәр.
Раштуа һәм Яңа ел-барлык кешеләр өчен иң көтелгән һәм шатлыклы бәйрәмнәр. 7 гыйнварда шушы якты, матур бәйрәм уңаеннан интернатта яшәүчеләр арасында «Күңелле стартлар» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Яшәүчеләр җитезлектә, координациядә һәм тизлектә көч сынаштылар. Тамашачылар да читтә калмады, алар командаларга көч биреп утырдылар. Оттыручылар булмады. Ә катнашучылар өчен иң әйбәт бүләк-яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм уңай кичерешләр булды.
Табигатьтә кыш хөкем сөрә. Көннәр суык тора. Ә безнең интернатыбызда якты һәм җылы.
6 гыйнвар көнне интернатта социаль хезмәт алучылар «Кыш» темасына рәсемнәр ясадылар. Бу мавыктыргыч шөгыль барлык катнашучыларга да ошады.
Тиздщн -Раштуа бәйрәме. Безнен интернатыбызда яшәүчеләребезнең күбесе бу бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр.Шушы унайдан интернатыбызның тәрбиячесе җитәкчелегендә
" Раштуадан суга чумдырылуга кадәр " темасына әңгәмә һәм "Кар табышмаклары " дигән конкурс үткәрелде. Социаль хезмәт алучыларның күнеленә бу чаралар бик хуш килделәр.
4 гыйнварда Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәт алучылары дәвалау-хезмәт тернәкләндерү дәресләре кысаларында, бергәләп кар чистартырга чыктылар. Юллар һәм сукмаклар чистартылды. Эш бик тырышып башкарылды, хезмәтнең нәтиҗәсе күренде.