ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы 2023 ел йомгаклары буенча җыенга әзерлек мәсьәләсе белән оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Төзүчеләр урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләр «Гомуми район өмәсендә " актив катнаштылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

15
июль, 2022 ел
җомга

Шәмәрдән авылында үзара салым акчасына урам челтәрен ремонтлау эшләре алып барыла.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә Совет , Нариманов, Чапаев урамнары буенча урам-юл челтәренең ремонт-төзекләндерү эшләре узды .

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Шәмәрдән җирлегендә яшәүче Загриева Фәтхия Шәрип кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Загриева Ф. Ш.1926 елның 4 февралендә Арча районы Мөрәле авылында туа. Озак еллар Шәмәрдән ит комбинатында эшли. Фәтхия апа биш бала тәрбияләп үстергән, балаларыннан тыш, мәрхүм апасының улы тәрбияләгән. 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

       Шәмәрдән авыл җирлегендә Гыйниятуллина Нәсимә Сөнгатулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нәсимә Сөнгатулла кызы 1931 елның 1 февралендә Саба районы Чулпан авылында туа. 10 елдан солдатларга багышлый башлый, колхозда эшли, кыр эшләрендә катнаша. 1946 елда Шәмәрдәнгә күчәләр. Шуннан бирле 40 ел леспромхозда эшли. 1986 елда лаеклы ялга чыга. Гыйниятуллина н.с. күршеләре һәм халкы ягыннан ихтирамга лаек.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 15 декабрендә Шәмәрдән авыл җирлегендә гаиләләргә һәм яшь белгечләргә социаль ипотека һәм аренда программасы буенча Мәктәп урамы, 2А адресы буенча урнашкан яңа йорт фатирларыннан ачкычлар тапшырылды. Тантаналы чара Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миңнеханов һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н. Гәрәев катнашында узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

  Шәмәрдән авыл җирлегендә  хоккей буенча ярыш узды. Беренчелекне Шекше авыл җирлеге командасы алды. Икенче урынны- Мишәбаш, оченче урынны- Шәмәрдән, дүртенче урынны – Лесхоз командалары яулады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 6 нчы декабрендә, сәгать 15.00 дә, Шәмәрдән авыл җирлегендә, сәләмәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен “Эйдә күңел ачабыз” дигән уен узачак.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Мичәнбаш авыл клубында "Убырлы карчыкта кунакта" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе булып узды. Әлеге чараның максаты-Убырлы карчыкның тискәре генә түгел, ә тылсымлы әкиятләрнең уңай персонажы да булуын исбатлау. Балалар күңелле уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Убырлы карчык балаларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International