Шәмәрдән авыл җирлегендә Ф. Кәрим урамы буенча 7,9-нчы номерлы йортларны капиталь ремонтлау бара. Эшләрне җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять "Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге" алып бара.
Шәмәрдән авылының Совет, Ф.Кәрим урамнарында "Безнең ишегалды" программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Шәмәрдән авыл җирлегендә «Көзге игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы» старт алды.
Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Яралар еллар үтү белән төзәлә дисәк тә, ул елларны искә алып, бүгенге олы буын вәкилләре әле һаман да уфтанып куя, хәзерге җитеш тормышның кадерен белергә өнди. Бу көннәрдә Боек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугышта батырлык үрнәге күрсәтеп һәлак булган сугышчыларның тол калган тормыш иптәшләренә азык-төлек пакетлары тапшырылды.