29 декабрьдә балаларыбызны Яңа ел белән котларга Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре килде,алар безнең тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котладылар, хәрби хезмәт, Россия геройларының батырлыклары һәм казанышлары турында сөйләделәр һәм Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Очрашу бик кунелле узды.
26 декабрьдә безнең приютка Кукмарадан иганәчеләр килде. Дусларыбыз балаларыбызны Яңа ел белән котладылар, балаларга татлы бүләкләр бирделәр.Күчтәнәчләрдән тыш, безнең спонсорлар приютта тәрбияләнүчеләрнең барысына да бик күп уенчыклар алып килделәр.
Иганәчеләребезгә рәхмәт белдерәбез һәм аларга яңа елда сәламәтлек һәм иминлек телибез!
26 декабрьдә балаларыбызны Яңа ел белән котларга хәйрия фонды вәкилләре килде. Безнең иганәчеләр тәрбияләнүчеләргә тәм-томнар, бүләкләр, уенчыклар һәм башка күп нәрсәләр бүләк иттеләр. Ләкин иң истәлекле мизгел-бәйрәм чарасы, анда балаларга сыек азот белән тәҗрибәләр тәкъдим ителде. Балалар азотның барлык үзенчәлекләрен күрделәр, шактый уйнадылар һәм бәйрәм ахырында иң тәмле туңдырма ясадылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
"Минем Ватаным - Татарстан" балалар рәсемнәре конкурсынын нәтиҗәләре билгеле булды. Педагог Мөхәммәтҗанова Л.Ф. җитәкчелегендәге "Тургай" приютыннан безнең тәрбияләнүче Шодиева Орзикул "Халкымның мәдәни традицияләре" номинациясендә катнашты һәм мактаулы 3 урынны алды. Алга таба аңа яңа уңышлар телибез.
Безгә кунакка ел саен «Хонда Клуб» килә, алар безнең балалар өчен Күңелле Яңа ел тамашалары оештыралар. Балалар бу очрашуны түземсезлек белән көттеләр! Безнең кадерле иганәчеләр бик күп бүләкләр алып килделәр: уенчыклар, спорт җиһазлары, канцелярия товарлары, татлы бүләкләр. Ә киләсе Яңа ел белән балаларыбызны Кыш бабай һәм Кар Кызы котлады, алар безнең тәрбияләнүчеләр белән уеннар һәм күңелле конкурслар үткәрделәр. Ләкин һәркем өчен иң истәлекле мизгел-әкияттәге Ак аюның пәйда булуы, ул барысын да дәртләндергеч биюләр һәм җырлар белән шатландырды. Бәйрәм ахырында барлык балалар да Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, Яңа ел җырларын җырладылар һәм Яңа ел бүләкләре алдылар.