ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2022 ел
дүшәмбе

7 май көнне Сабинка елгасы яр буенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышы булып узды. Ачылу тантанасын Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Димөхәммәтов Алмаз Фәнис улы үткәрде. Ярышларда 135 тән артык спортчы катнашты.


1
май, 2022 ел
якшәмбе

30 апрель көнне «Олимп» спорт мәктәбе, Спорт комплексы, «Саба» йөзү бассейны- МБУ хезмәткәрләре "САБА" паркы территориясен чүп-чардан, яфраклардан, коры үләннән чистарту буенча эш оештырдылар. Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләре белән канәгать калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International