Сабантуй-ул игенче хезмәтен чагылдырган әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар уртасында барлыкка килгән бәйрәм безнең көннәргә кадәр барып җитте, ул үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Бу-хезмәт, матурлык, көч, кешелеклелек һәм тормыш шатлыгы алып баручы бәйрәм. Бәйрәм белән Саба муниципаль районының "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" җитәкчесе М.М. Хуҗин һәм авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев котладылар. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән «Курсабаш» ҖЧҖ генераль директоры И.С. Җиһаншин чыгыш ясады, ул алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде һәм язгы кыр эшләренә йомгак ясады.
Рәсми өлештән соң бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Параллель рәвештә спорт бәйгеләре дә узды.Бу баганага менү, чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, аркан тарту һәм башкалар.Үз яшьләрен оныткан кебек, яшьләр белән беррәттән аларда өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Сабан туенда милли көрәш аерым урын алды. Ярышларның кульминациясе ике финалистның көрәше булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул-Байлар Сабасыннан Әүхәдиев Камил.
Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклаган бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның көйле эше халык бәйрәменең барлык кунакларга да шатлык-сөенеч булып узуына ярдәм итте.
1 июнь көнне Сулэ авыл клубы модире, Курсабаш авыл китапханэсе модире, Курсабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, туризм белгече Вәлиева Тамчыгөл белән берлектә, Балаларны яклау көне уңаеннан,Сулэ авылы хэм Курсабаш авылы балаларына хэм олыларга "Ямьле Саба" проекты кысаларында "Туган як матурлыгы"дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар. Без сәяхәтне Лесхоз бистәсе буйлап башладык. Анда без Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена, "Колокол" музеена, Оранжерейга, дендрология бакчасына, "ябалакта кунакта" паркына бардык. Аннары без Байлар Сабасы шәһәренең яр буена киттек. Аннары "Сабантуй"күңел ачу үзәгендә булдык. Экскурсовод бик кызыклы хэм файдалы экскурсия үткәрде. Балаларга һәм өлкәннәргә барысы да бик ошады, бик күп унай кичерешлэр алдылар. Барысы да сәфәребездән канәгать калды.
Саба районының авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Курсабаш һәм Югары Утар авылларында инкубатор белгечләре өчен чираттагы йортлар төзелә.
18 май көнне Сулэ авыл клубы мөдире балалар өчен "А.Невскийны искә алу көне" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде. Әлеге сәгать барышында балалар Александр Невскийның- ачык шәхес, талантлы полководец, күренекле сәясәтченен тормышы һәм эшчәнлеге турында белемнәрен ныгыттылар. Аның 1240 елгы Невск сугышында һәм 1242 елгы боз ярышында җиңүе турында да белделэр.
Балалар аның Княз буларак эшчәнлеге турында зур кызыксыну белән тыңладылар.
15 май көнне Курсабаш авылында яшәүче Сәләхиева Сафура Шәвәли кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан Президент В.В. Путинның котлау открыткасын, район, авыл җирлеге исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләрне Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев тапшырды. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен телибез.
Тыл ветераны
Сәләхиева Сафура Шәвәли кызы 1931 елның 15 маенда Башкортстан республикасы Кырмыскалы районы Мрязь авылында дөньяга килә.
Бик кечкенәдә ул әти-әнисез кала һәм әбисе карамагында үсә. Яшәү бик авыр була, чөнки Сафура ападан кала аның тагын күп кенә абый-апайлары, эне-сеңелләре дә бергә тәрбияләнә. Укыту турында сүз дә бармый. Шуңа да ул бары тик 3 кенә сыйныф бетерә. Кечкенәдән энеләрен тәрбияли, кыр эшләренә йөри, ничек тә булса кул астына кереп, булышырга тырыша.
Бөек Ватан сугышы башланган елларны Сәләхиева Сафура Шәвәли кызына бары тик 15 кенә яшь була. Бу вакытта 16 яшь тулган яшьләрне, кул көче җитмәгәнлектән, эшкә ала башлыйлар. Сафура апа да, үзенә 17 яшь тулуга, дус кызлары белән Алтай өлкәсендәге Ленск станциясенә тимер юлга эшкә урнаша. Анда төннәр буе алар тылга поездлар озаталар. Эш биш ел буе бер минутка да тынмый. “Бу иң авыр вакытлар иде”,-дип сөйли Сафура апа. Ашарга булмаган, кыш көне суыктан күп кенә кеше үлеп киткән. Тимер юлда эшләгәндә ул үзенең энесен югалта.
Сугыш беткәч, Сафура апа эшләгән бригаданы Татарстанга җибәрәләр. Монда алар Казан тимер юлында эшлиләр, ә 1954 елда аларны Мөндеш станциясенә җибәрәләр. Нәкъ менә шушында ул Имаметдин исемле егет белән танышып, аңа кияүгә чыга. Курсабаш авылына килгәч, колхозда пенсиягә кадәр терлекче булып эшли. 1981 елда Сафура апага “Районның иң яхшы терлекчесе” исеме бирелә. Имам абый белән Сафура апа 7 сау-сәламәт бала үстерәләр. Ире 1998 елда вафат була. 3 дәрәҗә “Ана даны" ордены белән бүләкләнгән Сафура апага оныкларын да сөяргә насыйп итә. Сафура апаның бугенге көндә 11 оныгы, 13 оныкчыгы бар.
Сафура апа "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, «1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җинүнең 55, 60, 65, 70,75 еллыклары хөрмәтенә» юбилей медалләре белән бүләкләнгән.
Хәзерге вакытта Сафура апа улы Зөфәр гайләсендә кадерле әни, әби булып матур тормыш кичерә.
8 май көнне Курсабаш авылы обелискында якташыбыз, Советлар Союзы Герое Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улының биографиясенә гаджет аша күчүне тәэмин итүче QR-кодлы өстәл куелды. Митингта чыгыш ясаучы авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү проектының мөһимлеген билгеләп үтте һәм проект командасына Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыкларын саклау һәм пропагандалау өчен рәхмәт белдерде.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Курсабаш авылындагы сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәл каршында бәйрәм митингы үткәрелде. Катнашучылар һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
Курсабаш авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе булып узды. Барлык учреждения хезмәткәрләре агач утыртуда актив катнашты.
7 май көнне Сулэ авыл клубы мөдире Курсабаш авылы мэдэният йорты белгечлэре, Курсабаш авыл китапханәсе мөдире, Түбән Утар авыл клубы мөдире hэм үзешчәннәребез белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Җиңү мае" дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар. Программада сугыш еллары җырлары һәм заманча авторларның җырлары яңгырады, күңелле, дәртле биюләр, хәрби вальс башкарылды.Тамашачылар киткэндэ,барлык катнашучыларга, бәйрәм концертын оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйттеләр.