Курсабаш авыл җирлегендә үзара салым чаралары хисабына җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзекләндерү эшләре бара.
3 сентябрь көнне Т. Утар авыл клубы Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә ,Т.Утар авылында " җырлы-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша "проекты кысаларында" Авылымның айлы кичләре "дип исемләнгән кичә уздырдылар. Авыл халкы, кунаклары" Йозек салыш", "Түбәтәй", "Башмакчы" һ.б. халык уеннарында актив катнашты. Уеннар жыр,биюлэр белэн урелеп барды. Кичэ күңелле һәм һәркем өчен чын бәйрәм булды.
Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдулла улы «Ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Казан шәһәренең ачык җәйге чемпионатында»уңышлы чыгыш ясады. Котлыйбыз!
31 август конне Курсабаш авылында, авыл җирлеге ир-ат командалары арасында волейбол буенча турнир уздырылды.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.
27 август көнне Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә " җырлы-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша "проекты кысаларында" Авылымның айлы кичләре "дип исемләнгән кичә уздырдылар. Авыл халкы, кунаклары" Йозек салыш", "Түбәтәй", "Башмакчы" һ.б. халык уеннарында актив катнашты. Уеннар жыр,биюлэр белэн урелеп барды. Кичэ күңелле һәм һәркем өчен чын бәйрәм булды.
Игенче!Бу горур сүз –
Бернинди җил дә юк
Бу сүздә бөтен тормыш нигезе
Икмәк һәм хезмәт.
Иң кызганнан-кыза бара торган иң мөһим авыл хуҗалыгы кампанияләренең берсе-урып-җыю. Аның ничек узуына авыл хуҗалыгы предприятиеләренең генә түгел, гомумән районның да иминлеге бәйле.
Бүген, 23 август көнне, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм Сөлчә авыл мәдәният йорты, "Умырзая"агитбригадасы,урып-җыю кампаниясе чорында"Курсабаш" ширкәтенең күчмә концертын оештырдылар. Алар җыр-биюләр белән халыкның кәефен күтәрергә, хезмәт рухын күтәрергә тырыштылар.Үзешчән артистлар, кыска вакытлы ял, шатлык һәм аралашу минутларын бүләк итеп, үз чыгышлары белән сөендерделәр.
Алтын көз алдыннан Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре 21 августта Арча районының Курса авылына "Сэлам юллыйм куршемә" дип исемләнгән концерт программасы белән чыктылар.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерт программасы бик төрле иде. Башкаручыларның осталыгы, халыкның ярдәмчел һәм кызыксынучанлыгы аркасында концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәм булды.
Җылы дустанә атмосфера очрашуның беренче минутларыннан ук урнашты. Чонки, артистлар чын күңелдән һөнәри осталыклары белән генә түгел, күңел җылысы белән дә бүлештеләр бит. Берничә җырны башкарганнан соң, тыңлаучылар бер урында утыра алмады һәм бииде. Бәйрәмдә катнашучыларның кәефләрен яраткан җырлары һәм мәзәкләре күтәрделәр. Тамашачылар җылы рәхмәт сүзләре белән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр, ә һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.
7 август көнне Курсабаш авылынын Тукай урамында, Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре,үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә, урам концерт программасы оештырдылар. Концертта музыкаль номерлар яңгырады, алардан барлык тамашачылар да канәгать калдылар. Кызлар матур бию номерлары бүләк иттеләр.Матур шигырьләр һәм котлаулар чара дәвамында яңгырады. Бәйрәм барлык тамашачыларга аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдулла улы пневматик коралдан ату һәм 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында 800 метрга йөгерүдә, "Физкультурачылар көне"нә багышланган район ярышларында икенче урыннарны яулады. Котлыйбыз!
Курсабаш авылының Тукай урамында, Сәләхиев Зөфәр гаиләсе, танылган татар шагыйре һәм публицист - Габдулла Тукайга багышланган истәлек тактасы куйды. Олы рәхмәтебезне белдерәбез.