Мәүлид – мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең тууына шатлык белдерү өчен үткәрә торган чара. Мәүлид-бу Исламда Яхшы яңалыкларның берсе. Бу яңалыкны Ислам теологлары хуплады, һәм менә инде күп гасырлар дәвамында бөтен дөнья мөселманнары Мәүлидне Пәйгамбәребез Мөхәммәд җибәргән өчен, аңа Ислам турында белгән дөнья өчен рәхмәт белдерәләр.Октябрь аенда, бу изге бәйрәм хөрмәтенә, Курсабаш мәдәният йортында "Иман нуры иңсен күңелләргә"дигән Мәүлид ашы уздырдылар.Өстәлләр куелды, мулла бәйрәм догасын укыды. Авыл халкы чәй мәҗлесендә катнашты.
Мәүлид – мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең тууына шатлык белдерү өчен үткәрә торган чара. Мәүлид-бу Исламда Яхшы яңалыкларның берсе. Бу яңалыкны Ислам теологлары хуплады, һәм менә инде күп гасырлар дәвамында бөтен дөнья мөселманнары Мәүлидне Пәйгамбәребез Мөхәммәд җибәргән өчен, аңа Ислам турында белгән дөнья өчен рәхмәт белдерәләр.7 октябрьдә бу изге бәйрәм хөрмәтенә Сүлә авылы клубында "Иман нуры иңсен күңелләргә"дигән Мәүлид ашы уздырдылар.Өстәлләр куелды, мулла бәйрәм догасын укыды. Авыл халкы бәйрәм чәй мәҗлесендә катнашты.
Курсабаш авылында яшәүче Шәймиев Илшат Гали улы һәм Шәймиева Мөслимә Гани кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды.
Өлкәннәр көне-әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның саф һәм якты бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарына да, янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга чын күңелдән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. Октябрь аенда Курсабаш мәмәният йортында"Тормыш матур"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән исәнлек-саулык, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләкләрен ишеттеләр. Пенсионерлар үз хатирәләре белән уртаклаштылар, баянга яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, шаярдылар.
Өлкәннәр көне-әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның саф һәм якты бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарына да, янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга чын күңелдән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 1 октябрь көнне Сулә авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә "Тормыш матур"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән исәнлек-саулык, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләкләрен ишеттеләр. Пенсионерлар үз хатирәләре белән уртаклаштылар, баянга яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, шаярдылар.
Бу көннәрдә «Рамазан» ҖЧҖ Курсабаш авыл җирлегендә грант акчасына юл-урам челтәрен ремонтлауны төгәлләде. Түбән Утар авылынын Муса Җәлил урамында 481 метр юл төзекләндерелде.
Бу көннәрдә «Рамазан» ҖЧҖ Курсабаш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең үзара салым акчасына юл-урам челтәрен ремонтлауны төгәлләде. Корсабаш авылында Төзүчеләр урамында 134 м, Түбән Отар авылында 72 м Муса Җәлил урамында, Югары Отар авылында 16 м Мирная урамында һәм Сүлә авылында 16 м Татарстан урамында юл төзекләндерелде. 2022 елда авыл җирлеге буенча төзекләндерелгән юлларның гомуми озынлыгы 238 м тәшкил итте.
Халык көче белән Корсабаш авылы зиратында һәйкәлләр һәм килүчеләр өчен куркыныч тудырган иске үсентеләр һәм зур агачлар киселде.Рәхмәт белдерәбез!
Балтач юл төзу оешмасы көче белән Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә авылында юл төзелеше.
Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдулла улы «Татарстан Республикасында Спорт йөзүенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган массакүләм спорт чараларында» беренче урынны алды.Котлыйбыз!