ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы чаңгы сезоны ачылуга багышланган чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Котлыйбыз

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

«ИП Нәбиуллин И. Ф.» подрядчы оешмасы Саба һәм Арча районнары чигендә керү билгесе куйды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы, 2022/2023 елгы Кышкы сезонны ачуга багышланган чаңгы ярышлары буенча Саба муниципаль районы беренчелегендә икенче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлеге башлыгы – Гыймадиев Айзат Рамил улы, «Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Курсабаш интернат – мәктәбенең» кар сыннары 2023 елга - Россиядә "педагог һәм остаз елы" һәм Татарстан Республикасында "милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" на багышлана.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

16
декабрь, 2022 ел
җомга

3 декабрьдә Курсабаш авыл җирлеге үзешчәннәренең Олы Нырты мәдәният йортында "Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып" дип исемләнгән күчмә концерт булды... Элеге концертны Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре әзерләгән. Концертта катнашучылар яхшы кәеф рецепты һәм бәйрәм атмосферасы тудыру осталыгы белән уртаклаштылар, үзләренең җырлары, биюләре, сәхнәләштерүләре белән концертка килуче халыкны һәм кунакларны сөендерделәр. Тамашачылар үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның барысын да бик җылы каршы алдылар һәм концертның эчтәлекле һәм төрле программасын бәяләделәр, ә алар, үз чиратында, чын бәйрәм ясарга тырыштылар, ул барысына да яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

25 ноябрьдә Сулэ авыл клубында Сэрдэ авыл клубы узешчэннэре эзерлэгэн "Эниемнен серле кузлере"дип аталган концерт программасы узды.Программаны алып баручы барлык тамашачыны  сәламләудэн башлады, залда утыручы әниләр һәм әбиләр адресына җылы сүзләр әйтте. Программа төрле номерлар белән баетылган иде, үзешчәннәр башкаруында дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Алар залда яхшы теләк һәм яхшы кәеф атмосферасы булдыра алдылар. Чара ахырында тамашачылар артистларга матур программа, җылы каршы алулары һәм бүләк ителгән яхшы кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

11
ноябрь, 2022 ел
җомга

5 ноябрь көнне Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авылы клубы, Курсабаш китапханәсе, Тубән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, "Бердәмлектә көч" концерт программасы белән Арча районының Курса авылына бардылар.Күчмә концертлар һәрвакыт кызыклы: бу күрше авылларда яшәүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә, шулай ук үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге дә. Ерак авылларда яшәүчеләрнең концерт һәм бәйрәмнәргә килүе һәрчак та булмый бит. Шуңа күрә кунакларны үз клубларында кабул итүлэре һәрвакыт бик җылы була. Концертта шигырьләр, җыр-биюләр, матур биюләр яңгырады. Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концерт программасы  дусларча очрашуны хәтерләтте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Көзге көннәр алдыннанКурсабаш мәдәният йорты, Сулэ авылы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Арча районының Урта Курса авылына концерт программасы белэн чыктылар.Караңгы, янгырлы кон булуына карамастан, тамашачылар түземсезлек белән көтеп алдылар, ә артистлар өметне өздермәделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

21
октябрь, 2022 ел
җомга

18 октябрьдә Сүлә авылы клубы, Курсабаш мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Саба районының тарихи урыннары буенча "Туган ягыңны бел, сөй һәм өйрән"дип исемләнгән экскурсия оештырдылар.. Маршрут Мингәр авылыннан, Шәүкәт Биктимеров музее һәм Сөембикә манарасы белән танышудан башланды. Аннан соң атаклы Сатыш мәдрәсәсе музеенда булдык, район авыллары һәм авыл мәчетләре белән таныштык. Шулай ук Саба районының туган якны өйрәнү музеенда да булдык. Туган якны өйрәнү музее экспозициясендә кызыклы тарихи материал өстенлек итә, район территориясендә табылган археологик экспонатлар, иске көнкүреш әйберләре бар. Без барыбыз да рәхәтләнеп тыңладык һәм экспонатларны кызыксынып карадык. Барысы да безнең экскурсиядән бик шат калды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International